Районнан бу сугышны 200дән артык кеше үтеп, шуның сигезе хәрби бурычын үтәгәндә башын салган. “Кызыл Йолдыз” ордены белән 11 кеше бүләкләнгән, шуның сигезе бу бүләккә үлгәннән соң лаек булган. “Батырлык өчен” медале исә — 8, “Хәрби хезмәтләре өчен” — 14, “Дәүләт чиген саклауда батырлык күрсәткән өчен” медале 2 кешегә бирелгән.
Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рамил Нуретдинов әфган җирендә башларын салган яугир-интернационалистларның гаиләләренә район хакимияте тарафыннан зур игътибар бирелүен билгеләп үтте, тантанага килгән һәр әфганчыга барлык райондашлар исеменнән рәхмәт сүзләре белдерде. Районда узган елда оештырылган “Хәрби туганлык” җәмгыяте рәисе Фларис Нурлыгаянов исә җәмгыять тарафыннан башкарылган эшләр турында бәян итте, барлык әфганчыларны да анда әгъза булып керергә чакырды.
Арытаба тантаналы чара Муса Гәрәев исемендәге кинотеатрда дәвам итте. Башта биредә Яшьләрнең ял үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән, район әфганчыларына багышланган видеоролик күрсәтелде. Аннан соң яшь буынны тәрбияләүдә актив эш алып баручыларга Илеш районы ДОСААФ җәмгыяте рәисе Рәзиф Шәйхәйдәров оешманың Мактау кәгазьләрен, шулай ук бер төркем әфганчыларга “Хәрби туганлык” җәмгыяте оешмасы әгъзасы танытмаларын тапшырды.
Чара район Мәдәният сарае сәнгать осталары әзерләгән зур концерт белән тәмамланды.
Саннар һәм фактлар
Әфган сугышында ил буенча 15 меңгә якын, Башкортстаннан — 143, Илеш районыннан 8 совет солдаты башын салды, җәмгысы 274 кеше хәбәрсез югалды.
1979-89 елларда 600 меңгә якын совет солдатына дәүләт бүләкләре тапшырылды, шуларның 73енә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.