Ватанны саклаучылар көне алдыннан Хәрби-диңгез флоты һәм Башкортстаннан чыккан хәрби диңгезчеләр музее ачылу — моның чираттагы чагылышы. Мәскәү дәүләт су транспорты академиясенең Уфадагы филиалы актлар залында Башкортстанның Диңгезчеләр җыелышы вәкилләре, ветераннар, район хакимияте вәкилләре, училище курсантлары, преподавательләр катнашлыгында патриотик-тәрбияви чара узды.
— Тын океан, Балтыйк, Каспий, Кара, Төньяк диңгезләрдә йөзүчеләрдән кайнар сәлам тапшырам, — диде Тын океан флотының су асты көймәләре көчләре командующие, вице-адмирал Игорь Мөхәммәтшин. — Арагызда флот ветераннарын, хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнарны күрүемә шатмын. Яшьләр сездән үрнәк алсын, тарих белән ныклап кызыксынсын иде, чөнки патриотизм тарих белән тыгыз бәйле. Илебез, республиканың данлыклы адмираллары, геройларына тиңләшеп, яшьләр якты эзле тарихыбызны белеп үсәргә тиеш.
Бөек Ватан сугышында су өстендәге сугышларда 1,5 миллионнан артык диңгезче катнашкан. Бүген училищеның педагогик коллективы тырышлыгы белән Башкортстаннан чыккан 34 адмиралның биографиясе булдырылган. Шулар арасында контр-адмирал Юрий Рай, Балтыйк флотының штаб начальнигы, контр-адмирал Михаил Бакаев һәм башка исемнәр бар. Башкортстаннан 6 диңгезче Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Яңа ачылган музейда тарих, Хәрби-диңгез флоты буенча, якташларыбыз турында бай мәгълүмат тупланган. Музей эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Ринат Икъсанов таныштырды.
—Училищеда, яшьләребезне төпле һөнәргә өйрәтүдән тыш, шәхес буларак тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Хәрби техникадан тыш, Ватаныбызның тагын бер коралы — героик үткәнебез һәм патриотик тәрбия. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү тарихтан башланырга тиеш, — диде су транспорты академиясенең Уфа филиалы директоры Николай Бричкин.
Музей ачылу тантанасы курсантлар көче белән әзерләнгән концерт белән үрелеп барды. Ике алдынгы укучы “Яшь Ватан сакчысы” ордены белән бүләкләнде.