– Бүген старт алган чара ил, төбәк икътисады өчен зур әһәмияткә ия, – диде Алексей Карпухин. – Предприятие вәкилләре, эшкуарлар, власть органнары иркен аралашып, килешүләр төзесен өчен тиешле шартлар тудырырга тырыштык. Бүгенге хәл-шартларда ил төбәкләре предприятиеләренең тыгыз бәйләнештә торуы, хезмәттәшлек итүе аеруча мөһим. Күргәзмә өлешеннән тыш, форумның эшлекле программасы да бай һәм фәһемле булачак. Мөгаен, биредә катнашучылар, эшлекле партнерлар табып, яңа казанышларга ирешер.
Әйткәндәй, форум кысаларында “Үзгәреп торучы шартларда оборона-сәнәгать һәм машина төзелешен үстерү” дигән темага пленар утырыш үтә.
Күргәзмәдә, башлыча, гамәлдә сыналган экспонатлар тәкъдим ителә. Шуларның берсе – Күмертауда җыелган үтә җиңел “Р-33 РОТОРФЛАЙ” вертолеты.
– Әлегә бу вертолет нибары биш сәгать кенә очты, – диде очучы-сынаучы Юрий Бушуев. – Күпчелек җиһазлар Русиядә һәм Башкортстанда җитештерелгән. Әлегә “канатлы дустым” бары тик яхшы сыйфатлары белән генә сөендерә. Гомумән, сәгатенә 120-140 чакрым тизлектә оча ала. 60 литр ягулык сыешлы бак бертуктаусыз 3 сәгать очарга мөмкинлек бирә. Җиргә бер тапкыр да төшмичә 300 чакрым араны үтәргә була. Сәгатенә 18 литр ягулык сарыф ителә. Салонга йөзәр килограммлы ике кеше утырып, 50 килограмм йөк алып оча ала. Вертолетны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һәм башка тармакларда файдаланырга мөмкин.
Күргәзмәдә игътибарны җәлеп итәрдәй башка экспонатлар да күп булды. Әйтик, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына су өчен бурыч туплаучылар белән көрәшү ысулы тәкъдим ителде. “Терминатор” җиһазы, пластик торба аша төшеп, бурычлы фатир хуҗасының юынтык сулар аккан торбасының тишеген томалап куячак. Бу очракта инде бурычыңны түләргә мәҗбүр булачаксың. Ә дүрт тәгәрмәчле робот, эчтән кереп, суүткәргечләрнең төзеклеген тикшерергә сәләтле.
Арытаба форум эшен пленар өлеш дәвам итте.