+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 Марта 2016, 21:00

“Боец” булу абруйлы

Русия студент отрядлары хәрәкәтенең ярты гасырдан артык тарихы бар. Совет чорындагы яшьләр төзелешләрен өлкәнрәк буын вәкилләре бүген дә яхшы хәтерлидер. Братск, Саянск шәһәрләре, ВАЗ һәм КамАЗ заводлары, Байкал – Амур магистрале студент отрядлары катнашлыгында төзелгән. Башкортстанда да мондый объектларны билгеләп үтәргә мөмкин. Иң колачлы проектлардан Белорет – Карлыман тимер юлы магистрале, Стәрлетамак синтетик каучук заводы, Уфаның тимер юлы вокзалын атарга була.

Читайте нас