+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2016, 02:00

Осталар безнең арада!

Уфада халык кул эшләре күргәзмәсе узды.2-4 мартта Уфа республиканың төрле районнарыннан килгән кул осталарын берләштерде. “ВДНХ-ЭКСПО” комплексында “Уфа-Ладья. Арт. Кул эшләре. Сувенирлар” дигән III күргәзмә-фестиваль узды. Менә кайда сәләтле һөнәр ияләре үзләрен танытты!

— Халык кул эшләре — ул, беренче чиратта, күңел халәте. Моны һәркем дә булдыра алмый, — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, күргәзмә белән танышкан­нан соң. — Безнең республикада да меңгә якын кеше генә бу эш белән актив шөгыльләнә. Мондый осталарны әзерләү өчен мәктәпләр, база кирәк. Бездә әле бу җәһәттән башкарасы эшләр байтак.

Күргәзмә белән Русия­нең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова да танышты.

— Кичә генә әле Мәскәүдә “Ладья. Язгы фантазия” дигән халык осталары күргәзмәсен ачтык. Бүген Башкортстанга килеп, ике чара арасында күпер салдык. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әйберләр ихлас соклану тудыра. Бу юнәлешнең зур киләчәге бар, дип уйлыйм. Бу башлангычларны үстерергә, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез, — диде ул.

Халкыбыз борын-борыннан нинди шөгыльләрдә таныл­ган — болар бар да күргәзмәдә чагылды. Кемдер саламнан картиналар ясый, кемдер чигүдә оста, ә кемдер агач уеп могҗизалар тудыра. Һәр районның — үз үзенчәлеге.
Уфаның “Челтәр” студиясеннән килгән ике апа үзләре үк экспонат булырлык. Киемнәрендә күпме энҗе-мәрҗән, күпме кул көче, күпме матурлык!

Әлшәйлеләр киездән эшләнгән әйберләре белән хәйран калдырды. Хәтта яшь кенә кыз-егетләр килеп, бизәкләп эшләнгән киез итекләрне сокланып кулларына ала, хакын белешә.

Стәрлебаштан килгән остабикәләр шәл бәйләү серләре белән уртаклашты. Районда “Стәрлебаш бизәкләре” мамык шәл бәйләүчеләр клубы эшли һәм шәл күптән инде төбәкнең брендына әверелгән. Стәрлебаш шәлләрен чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Клубка узган елда “халык” исеме бирелгән, ә әгъзалары әллә ничә тапкыр “Оста — алтын кул” билгесенә лаек булган. “Стәрлебаш бизәкләре”нең җитәкчесе Зөлфия Вапаева 2014 елда “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” республика конкурсында “Декоратив-гамәли иҗат клубының иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә җиңү яулаган. Шунысы мөһим, шөгыль күңелгә ял бирә, шатлык китерә һәм, шул ук вакытта, табыш чыганагы да.

Фестивальнең төп максаты исә — менә шундый талант ияләрен күрү, аларны халыкка таныту, кул эшләрен, һәм, әлбәттә инде, сувенир һәм бүләк продукцияләрен җитештерүне үстерү.

Быел күргәзмәдә Башкортстанның 41 районыннан һәм Русиянең 10 төбәгеннән 200дән артык оста катнашты. Фестиваль кысаларында күргәзмә-сату белән беррәттән, тематик осталык дәресләре дә узды. Үз эшенең осталары челтәр бәйләү, корамадан тегү, курчаклар эшләү, чүлмәк ясау эше, маркетри (агач кисәкләреннән, фил сөякләреннән мозаика), камыштан үрү, тукымага рәсем ясау үзенчәлекләренә өйрәтте. Шушы ук күргәзмәдә мөмкинлекләре чикләнгән осталарның да кул эшләре тәкъдим ителде.

— Мөмкинлекләре чикле, ә сәләтләре чиксез аларның, — дип таныштырдылар аларның күз явын алырдай эшләре белән.

Рөстәм Зәки улы белән очрашу вакытында, аңа 2020 елда Башкортстанда узачак Фольклориада турында да сорау бирелде.

— Бу — дөнья күләмендәге, зур колачлы чара. Аңа әзерлек башланды да инде. Фольклориаданың бер элементын — халык иҗатын бүген күрәбез. Безнең кунакларыбыз да, бу кадәр үк зур булмаса да, күргәзмәләр белән килер дип өметләнәм. Һәм без шул рәвешле үзебездә, Башкортстанда бөтен дөньяны күрә алачакбыз, — диде республика Башлыгы.

Ә әлегә — бөтен дөньяныкы түгел, ә үзебезнең осталарның эшләре тәкъдим ителде. Халкыбызның элек-электән килгән гореф-гадәтләре, гасырлар дәвамында чарланган сәләтләре чагылыш тапты.
Читайте нас: