+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2016, 02:00

Тормышыбыз яме сез!

Язның иң гүзәл бәйрәме — Хатын-кызлар көне алдыннан республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем гүзәл затка дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында укытучылар, табиблар, икътисадчылар, юристлар, төзүчеләр һәм башкалар бар иде.

— Сез үз коллективларыгызда зур уңышларга ирешкән, башкаларга, бигрәк тә яшьләргә үрнәк күрсәтүче фидакарьләр. Уңышларыгыз өчен мин бик шат. Шулай дәвам итегез. Сезнең хезмәт республика үсешенә ярдәм итә,—диде Рөстәм Зәки улы.

Туймазы шәһәренең педагогия колледжында физкультура укытучы Рәмилә Җиһаншина Почет грамотасы алды. 32 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган бу ханым “мәгариф отличнигы” исемен дә йөртә.

Алсу Гарәфетдинова —республика балалар клиник дәваханәсендә 18 ел хезмәт сала. Ул — табиб-ортодонт. 2009 елда Уфаның “Иң яхшы табиб-стоматологы” исемен яулаган ханым бу көнне “Башкортстанның атказанган табибы” исеменә лаек булды. “Башкортстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” исемен алган Розалия Акбашева Бәләбәй районының “Теплоэнерго” предприятиесе директоры вазыйфасын били.

Тәбрикләнүчеләрнең барысы да республика Хөкүмәтенә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте, югары бүләкләрнең тагын да зуррак уңышларга дәртләндерүен ассызыклады.
Читайте нас: