+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2016, 02:00

Хатын-кызга бер эш тә карышмый!

Чакмагыш районының Иске Почкак авылыннан Фәридә Нуркаева – моның ачык мисалы.Сез рәсемдә күргән бу сылу ханым — Чакмагыш районының Иске Почкак авылында яшәүче Фәридә Нуркаева. Гомер юлын тегүче һөнәреннән башлаган ханымга төрле өлкәләрдә хезмәт салырга туры килә. Гомум стажы — 30 ел.

Фәридә — хатын-кызлар арасында бик сирәк һөнәр иясе: бүген ул районның “Базы” хуҗалыгында ясалма орлыкландыручы хезмәтен башкара.

— “Маяк” хуҗалыгы таркалгач, безнең авылны күрше­дәге “Базы” хуҗалыгы үз канаты астына алды. Мин унике ел инде шушы эшне башкарам. Остазым — бүген районның авыл хуҗа­лыгы бүлеге җитәк­чесе Алмаз Камалов. Мин аңа зур рәхмәтләремне җиткерәм. Юмаш белән Иске Почкак авыллары фермасында эшлим. Эшемнән бик канәгатьмен. “Базы” хуҗалыгында шулкадәр яхшы шартлар тудырылган, анда эшләми мөмкин түгел. Шөкер, соңгы елларда авылыбызда эчкечеләр, яман юлда йөрүчеләр юк дәрәҗәсендә. Эшеңне күрәләр, беләләр, аның өчен лаеклы хезмәт хакы түлиләр икән, тагын ни кирәк? — ди Фәридә ханым.

Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан ул республика Башлыгы кулыннан “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен алды. Гүзәл затлар арасында бу исемне алучылар күп түгел. Фәридә моңа көн­дәлек фидакарь хезмәте, тырышлыгы белән ирешкән.

Нуркаевлар гаиләсендә өч кыз үскән. Алар инде мәктәпне тәмамлап, үзаллы һөнәр сайлау юлында. Хезмәтне алга куйган, тырыш, уңган гаиләдә тәрбияләнгән бу кызлар да тормышта әниләре кебек зур дәрәҗәләргә ирешер, дигән ышанычта калабыз.
Читайте нас: