Мәгълүм булуынча, 1910 елда Копенгагенда үткән Эшләүче хатын-кызларның халыкара конференциясендә тарихта киң билгеле революционерка Клара Цеткин Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү башлангычы белән чыга. Аның төп максатын Клара Цеткин асыл затларның үз хокуклары өчен көрәшүендә күрә. Өч ел үтүгә, ягъни 1913 елда Русиядә дә тәү тапкыр 8 Март бәйрәмен билгелиләр. Илебез хатын-кызлары ул чорда тәү чиратта социаль җәһәттән ир-атлар белән тигез хокуклылык таләп итә. Бу уңайдан Клара Цеткинның аерым белдерүләре бүгенге заман хатын-кыз образын да ярыйсы ук тулы ачып сала кебек. Атап әйткәндә, күренекле революционерка “куйган барлык таләпләр дә канәгатьләндерелми торып, хатын-кызларны гаилә бурычларын үтәмәскә, аерым алганда, ирләренә ашарга пешермәскә, балаларны мәктәпкә йөртмәскә, тискәреләшергә” чакыра.
Клара Цеткин данлыклы революционерка гына түгел, хатын-кызның иң үтемле коралын дөньякүләм дәрәҗәдә эшкә куша алган көчле психолог та булган, күрәсең. Һәрхәлдә, йөз ел эчендә хатын-кыз үзенең хокукларында ир-ат белән тигезләшеп кенә калмады, күп кенә позицияләрдә өскә дә чыкты һәм җәмгыятьтә үз урынын елдан-ел ныгыта бара. Ә әлеге дата үзе исә 1975 елда ук Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан рәсми бәйрәм статусы алды.