Туймазы шул вакытларда ук наркомания ныклап тамыр җәя барган шәһәр иде. Бүген ул республикада бу җәһәттән алдынгы урыннарның берсен били. Белгечләр моңа аның җайлы урында — олы юл буенда урнашуы сәбәпче, дигән нәтиҗә ясаган. Шәһәрне икегә бүлеп тимер юлы үтә, ул да теләүчеләргә ак үлемне ташып кына тора. Без бәләкәй чакларда олы түтәебезгә кунакка йөргән “жилпоселок” дип аталган төбәкне наркоманнар оясы, дип атыйлар иде. Бергә уйнап үскән күпме малай һәм кыз шул наркомания сазлыгында тончыккан икән! Олыларның, моның улы, тегенең кызы наркоман, дип бик шомланып сөйләшүләре хәтердә.
Бу — наркомания илне үзенең боҗрасына дыңгычлап тутырган вакыт. Мәскәү, Ленинград ише шәһәрләрдә билгеле артистларның (Высоцкийны гына искә төшерү дә җитә), яисә аларның балаларының, әйтик, Вячеслав Тихонов белән Нонна Мордюкованың, Всеволод Абдуловның, режиссер Светлана Дружининаның һәм башкаларның улларының наркотиклардан үлүен ишетеп хәйран кала идек. Мондый очраклар үзебезнең республикада да күзәтелде һәм күзәтелүен дәвам итә. Хәзер инде аларга череп баеган олигархларның әзергә-бәзер яшәп, бу тормыштан ямь тапмаган балалары килеп кушылды. Акча елга булып ага, ләкин балаларын чирдән коткарып кала алмыйлар. Чөнки бу дөньяда бөтен нәрсәне дә акчага сатып алып булмый, аеруча сәламәтлекне. Бигрәк тә башы наркотик агуыннан томаланган, җанын шушы дию пәриенә саткан, күңелендә тамчы да намус, чисталык әсәре калмаган тере мәеткә әйләнгән бәндәне.
Хәзер әйтегез инде, наркоман кем соң ул — төрмәгә утырырга тиешле җинаятьчеме, әллә мотлак дәваларга кирәкле авырумы? Минемчә, ул — авыру. Ләкин үз теләге белән чир сорап алган авыру. Ата-ана, мәктәп һәм башкалар тиешенчә аңлатмаганлыктан, тәүге дозаның никадәр зур фаҗигагә китерәсен аңламаган авыру. Наркомания — доза саен аза баручы үлемечле чир. Ләззәт алу вакыты бик кыска — 10-12 тапкыр героин кадау, 5-6 ай әфьюн куллану. Аннары физик бәйлелек барлыкка килә, монда инде наркотик — даруга, ә наркоман инвалидка әйләнә. Авыруга карата “үзе гаепле” дигән мөнәсәбәт булырга тиеш түгел. Наркомания — чир һәм аны дәваларга кирәк. Ул кар өеме кебек үсүе белән куркыныч: җиңел наркотиклар тәэсир итми башлагач, наркоман авырракларга күчә, ахыр чиктә бу меңнәрчә яшь кешенең үлеменә китерә.
Ак үлемгә каршы көрәшүчеләр арасында наркоманнар дәваланырга теләми, дигән фикер яши. Бу дөрес түгел. Кайда һәм ничек дәваланырга була, дигән сорауны куярга кирәк. Һәм аларның моңа акчалары бармы? Бөтен дөньяда наркотикларга бәйлелектән төрле милек формасында булган медицина учреждениеләре коткара. Наркоманияне дәва-лауда иң катлаулысы — психологик бәйлелек. Бу бәйлелектән тернәкләндерү учреждениеләре дәваларга тиеш. Илдә дәүләт карамагында булган тернәкләндерү үзәкләре бик аз, республикада исә алар икәү генә. Моның белән күбрәк шәхси учреждениеләр шөгыльләнә. Ләкин дәвалану өчен 30 мең сум акча түләргә әзер пациентлар күп түгел.
Һәр чирнең үз сәбәпләре була. Йөрәк-кан тамырларының — стресслар, онкология чирләренең — начар экология, ә наркоманиянең сәбәбе— җәмгыятьнең рухи фәкыйрьлеге. Наркомания иске кыйммәтләр үлгән, ә яңалары әлегә булмаган вакытта чәчәк ата. Русиядә милли идея, киләчәкнең анык моделе юк. Социаль сәбәпләрдән тыш, шәхеснең үзенә кагылганнары да бар. Бу — балачакта тиешенчә яратылмаган, психикалары какшаган балалар чире. Бала яратуны тоймый икән, аның күңеле газаплана, өзгәләнә, авырта. Наркотиклар шушы авыртуны басарга сәләтле.
Наркоманны дәвалап буламы? Грипп һәм ангинаны дәвалау җәһәтеннән карасаң, юк. Ләкин бу чир. Аны шикәр диабеты белән чагыштырырга мөмкин. Диабет белән авыру — башкалар кебек түгел, кеше баллы ризык ашамаса, сәламәт булып кала. Наркоман да наркотик кулланмаса, башкача чирләмәячәк.
Бүген алга киткән барлык илләрдә наркомания үсеше туктатылган. Чөнки бөтен көч һәм акча сәламәтләрне кисәтү һәм авыруларны дәва-лауга юнәлтелгән. Кисәтү эшен балалар бакчасыннан ук башларга кирәк. Мәктәпләрдә, ата-аналар бе-лән зур эш алып бару да нәтиҗә бирәчәк. Балалар белән эш лекция рәвешендә генә булмасын, бу аларда протест тудыра, ышандырмый, партнерларча, дустанә сөйләшеп утырырга кирәк. Яшьләрнең ялын оештырырга, түгәрәкләр, секцияләр, студияләр ачарга, мәктәптә үк наркотикка тартылу мөмкинлеге зур булган төркемнәрне ачыкларга кирәк.
Наркоманиягә каршы көрәшкә бөтен җәмәгать көчләрен — руханиларны, дәүләтне, мәгарифне берләштерсәк иде. Әлегә моның белән табиблар һәм полиция генә шөгыльләнә. Ләкин көч кулланып һәм мәҗ-бүри дәвалап кына проблеманы хәл итеп булмый.
Мәк дигәннән. Бу чәчәкнең наркоманнар арасында популярлашып китүен сизеп калгач, дәүләт дәрәҗәсендә аны утыртуны тыйдылар. Күршебездәге теге мәкләр чираттагы тапкыр чәчәк атуына милиция хезмәткәрләре килеп, хуҗаларга штраф салып китте. Шуннан күз явын алып утырган бу чәчәкләрнең тамыры корыды. Тик наркоманиянеке генә һаман корымый. Димәк, эш мәктә генә булмаган...