+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2016, 02:00

«Актыр татар сөлгесе, керсез күнел көзгесе»

Абдулкәим китапханәсендә халкыбызның буыннан-буынга күчкән мирасы - татар сөлгесенә багышланган фольклор бәйрәме кичәсе үтте.Кичәнең максаты - үсеп килүче буынны татар - халык авыз иҗаты, татар хатын-кызларының кул эшләре сәнгате белән таныштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, өлкәннәргә ихтирам хисе тәрбияләү булды.Зал бәйрәмчә бизәлгән. Аерым урында суккан һәм чигелгән сөлгеләр, бәйрәмгә ямь биреп торды.Бәйрәмнең төп билгесе – бирнә сандыгы.Ашъяулык җәелгән өстәл өстендә татар халкының милли ризыклары күргәзмәсе.

Кичәне үзенең яшьлек хәтирәләре белән балалар үстереп, оныклар күрү бәхетенә ирешкән әби ачып җибәрде. Ул әбинең гомер буе саклаган иң зур байлыгы. Анда татар сөлгеләренең ниндие генә юк? Ак тукымага чиккән өй бизәү сөлгеләре, сырлы чиккән сөлгеләр, килен төшергәндә, бәйрәмнәрдә ат дугаларын бизи торган кызыл тукымага теккән.

Ә иң каделес е- чүпләмле суккан сөлге, чөнки ул әбигә әнисенең бүләге. Бу сөлгене кулга алганда аның тавышында дулкынлану һәм күзләрендәге яшь тамчылары тамашачыларны тетрәндерде.

Әйе, күпме хәтирәләр саклый ул татар сөлгеләре! Сабантуй батырларына бирелгән иң зур бүләк тә сөлге булган. Чабыш атларын да сөлге бизәгән. Сөлге өстенә куелган икмәк һәм тоз белән яшь киленнәрне, кадерле кунакларны каршылау бүгенге көннең дә гореф-гадәте.

Әбинең истәлекләре белән бүлешергә кунакка татар милли киемнәрендә кызлар һәм малайлар килгән. Алар татар сөлгесенә багышланган матур шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар белән килгәннәр.

Килгән кунакларны әби сандык янына чакырды һәм истәлекләре белән таныштыруны дәвам итте.

Әби тарафыннан сөйләгән татар халык әкиятләре алар күнеленә хуш килде.

Сандык төбендә 60 ел элек исемләп чигелгән кулъяулык. Аның язмышы турында балалар хисләнеп тыңладылар. Бу кулъяулык ике сөйгән ярнең мөхәббәт тарихын саклый үзендә, чөнки аны әбинең бертуган агасына йөргән кызы бүләк иткән булган.

Катнашучылар түгәрәк ясап, элекке уеннарның берсе «Кулъяулык салу»ны яратып уйнадылар.Табышмаклар, мәкальләр, биюүләр, җырлар дәвам итте. «Хатын- кызлар галәме» берләшмәсе коллективы башкарган татар-халык такмаклары бәйрәмне тагын да күнелләндереп җибәрде.

Сандыктан чыккан чигү киергеләрен, уймакларны балалар кызыксынып тотып карадылар.Дегтярева Роза һәм Гильманова Заримә балаларны чигү алымнары белән таныштырдылар.

Кичәгә авылыбызның Ак әбие - 88 яшьлек Өммия Минуллина да чакырылган иде. Ул үзенең кыз чагында чиккән сөлгеләрен алып килгән. Аларны авыл музеена бирде. Өммия әби бүген дә кул эшләре белән шөгелләнә.

Ул «Хатын-кызлар галәме» берләшмәсе коллективы агъзаларының һәрберсенә үзе теккән алъяпкычларны бүләк итте.

Әби ролен башкаручы ветеран укытучы Зиля Зарипова кичәгә килүчеләргә борынгы татар гореф-гадәтләрен оста итеп ачып бирде.

Музыкаль яктан кичәне һәвәскәр баянчы Фаиз Бадыкшин бизәде.

Кичә азагында авылның ветераннар Советы җитәкчесе Әмин Бадыков китапханәче Әлфия Рафиковага бәйрәмне оештырганы өчен рәхмәт белдерде.

Наилә Ханнанова,
Абдулкәрим авылы
Читайте нас: