Алар башта “Халкымның күңел энҗеләре” дип аталган күргәзмә тәкъдим итте. Тамашачылар, килүче халык Рәшидә Шабанованың, Тәнзилә Хуҗинаның, Рәфидә Фәрхетдинованың, Розалия Рәшитованың, Рима Сәлимгәрәеваның, Илмира Имамованың, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең, Иске Кыргыз урта мәктәбе укытучыларының, укучыларының төрле кул эшләреннән оештырылган күргәзмәне карады. Шулай ук килгән кунаклар якташ язучы Хәсән Сарьянга, Бөек Ватан сугышы елларына багышланган стендлар, Русиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Илдар Гыйльмановның туган төбәк кешеләренә һәм табигатенә багышланган картиналар да карады. “Ал роза янында” җәмгыяте үз эшчәнлекләрен чагылдырган, Илеш элеваторы коллективы үзләре җитештергән продукциядән әзерләгән күргәзмәләр дә халык күңеленә хуш килде. Яңа аюлылар тамашачыларны ишек төбеннән үк чәкчәк белән каршы алып, төрле милли ашлар белән сыйлады.
Агыйдел буенда яшәүчеләр элек-электән җыр-моңга, биюгә, нәфис сүзгә оста булулары белән аерылып тордылар. Иске Кыргыз, Яңа Аю, Уяндык, Краснояр, Груздевка, Иске Биектау үзешчәннәре бу юлы да сынатмадылар: бай эчтәлекле тамаша күрсәттеләр. Чара Диләрә Митрофанова сәхнәгә куйган “Су буйлап” күмәк биюе белән ачылып китте һәм Агыйдел образы кичәнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып барды. Без бу кичәдә Агыйдел буенда туып-үскән җырчыларның чыннан да моңга бай икәнлеген күрдек.
Айрат Мәрдановның, егетләр-кызлар вокаль ансамбльләренең, Салават Шәрифуллин җитәкләгән баянчылар түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларның чыгышларын халык аеруча яратып кабул итте. Шушында туып-үсеп, бүгенге көндә читтә яшәүче мәдәният хезмәткәрләре Филария Габдуллинаның, Рәфит Хәмидуллинның, Зарема Хуҗиәхмәтованың, Рәфыйк Муллакаевның, Илнар Миңнекәевның, Илүс Садриевның чыгышлары да чарага ямь өстәде. Краснояр авыл клубының драма түгәрәге әгъзалары “Әткәм һөнәре” әсәреннән өзек башкарып, Хәсән Сарьянны зурлады, икенчедән, үзләренең дә бик сәләтле икәнлеген күрсәтте. Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе, дүрт китап авторы Венера Мәҗитованың үзе иҗат иткән “Туган якка мәдхия” нәсереннән өзек укуы исә, чыннан да, туган җиргә мәдхия булып яңгырады. Шулай ук Иске Кыргыз авылы кызлары, гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган бертуганнар Роза Темуршина (Югары Яркәйдәге беренче гимназия директоры) һәм Фәридә Миңнегулова (Йонны мәктәбе директоры) авылдашлары белән горурлануларын белдерде.
“Без – Агыйдел буеннан!” дип аталган концерт программасын Иске Кыргыз авылы китапханәчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Мәҗитова бик оста итеп алып барды. Һәр чыгыш Иске Кыргыз урта мәктәбе директоры Камил Галиуллин әзерләгән слайдлар белән тулыландырылды. Кичәне музыкаль яктан Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәт-кәре, күп төрле конкурслар лауреаты Ринат Мәҗитов бизәде.
Концерт барышында чыгышлар татар, башкорт, урыс телләрендә яңгырады. Красноярдан Хановлар гаилә ансамбле — урыс халык җыры “Деревенька моя”ны, мари кызы, “Дуслык моңы” төбәкара конкурсы лауреаты Ирина Дмитриева саф татарча “Тыңлачы, сандугач” җырын, Фәйрүзә Мәҗитова үз туган телендә “Әсә йөрәге” кобаерын башкарганда республикабызда төрле милләт халыкларының дус-тату яшәве өчен күңелләр куанды.
Кичә ахырында Яңа Аю авыл Советы биләмәсе башлыгы Фәнил Нәҗметдинов, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Искра” бүлекчәсе идарәчесе Рәзил Вилданов, “Ал роза янында” җәмгыяте директоры Сабина Мостафина бәйрәмнең әһәмиятен билгеләп, изге теләкләрен җиткерде. Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Хәертдинов үз чыгышында:
— Әлеге чара биредә гомер итүчеләрне, шушында туып-үсеп бүген читтә яшәүчеләрне бер-берсе белән күрештереп кенә калмады, Агыйдел буенда туулары белән бәхетле икәнлекләрен аңларга да тагы бер кат мөмкинлек бирде. Киләчәктә дә үзара дус-тату, бердәм булыгыз, туган җирегезне онытмагыз, — диде.
Әйе, кирәк, бик кирәк бүгенге кырыс заманда шушындый күркәм чараларның үтүе. Күңелләрне төрле тормыш ыгы-зыгыларыннан һәм ваклыкларыннан арындырыр, районыбыз халкын бер-берсенә тагын да якынайтыр, берләштерер өчен кирәк!