Көчле дә, шул ук вакытта бик ягымлы да, акыллы да булган хайваннар хөрмәтенә Таиландта ел саен 13 март көнне милли бәйрәм оештырыла. Бәйрәм Бангкоктан 80 чакрым ераклыкта урнашкан махсус җиһазландырылган мәйданда уздырыла. Теләгән һәр кеше бу изге бәйрәмне бушлай карый, төрле яшьтәге, төрлечә бизәлгән филләргә соклана.
Бәйрәмнең иң чагу мәле — җиләк-җимеш белән сыйлану. Бу көнне филләр өчен өем-өем җимешләр һәм яшелчәләр әзерләнгән була. Тәмле ашарга яратучы хайваннарның иң яраткан ризыгы — бозга туңдырылган ананас, карбыз, кукуруз, алма, шәфталу, груша һәр бәйрәмдә популярлык яулый. Тамаша карарга килгән олысы-кечесе изге хайваннарның рәхәтләнеп сыйлануын күреп сөенә.