Олыгайган көндә һәркем яшәлгән еллары биеклегеннән үткәннәренә байкау ясыйдыр. Зур гомер бәйрәмен билгеләгән — 75 яше үренә күтәрелгән көннәрдә Флүр Хәким улының күңелендә дә балачак, яшьлек хатирәләре, вакыт томаны артында калса да, мәңге онытылмас чагу вакыйгалар яңарадыр. Истәлекләре арасында шатлыклылары да, моңсулары да бардыр. Шунысын тәгаен әйтеп була: үткәннәре үкенерлек түгел аның.
— Илеш районының Ябалак авылында 1941 елда якты дөньяга аваз салганмын. Мин туып, өч ай үтүгә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган, әтием фронтка киткән. Шул ук елның декабрендә ул Мәскәү өчен барган канкоешлы алышта батырларча һәлак булган. Әнием башкача кияүгә чыкмады, бөтен күңел җылысын, назын миңа багышлады. Колхоз басуларында үгез җигеп җир сөрде, башка авыр эшләрдән дә курыкмады. Тугыз яшемнән мин дә, әниемә ияреп, колхоз эшенә чыга башладым. Ат белән комбайннан ындыр табагына ашлык ташый идем. Ул елларда безгә, бала-чагага, иртә җитдиләнергә, “уфалла” арбасына җигелергә туры килде, — дип хатирәләре белән уртаклашты Флүр Хәким улы. — Әнием искиткеч сабыр холыклы, зирәк кеше иде. Тормышта ким-хур булмавым, куелган максатларыма ирешүем аның дөрес тәрбиясе нәтиҗәсе икәнен аңлыйм. Әнием кырык ел безнең гаиләдә яшәде, гомер буе рухи таянычыбыз, киңәшчебез булды, балаларыбызны тәрбияләште, туксан яшенә җитеп, әхирәткә күчкәнче диярлек кулыннан килгәнчә безгә ярдәмләшергә тырышты.
Җидееллык мәктәпне туган авылында тәмамлаганнан соң Флүр 11 чакрым ераклыктагы Андреевкага йөреп, унынчы сыйныфны бетерә. Җәйге каникуллар башлану белән Ябалак авылына ашкынып кайтып китә. Аттестатын алырга да оныта. Җәй буе колхозда эшли, көз җитәрәк кая булса да укырга керергә кирәклеге турында ныклап уйлана башлый. Аттестатларын юллап алып, дусты Вәзит Хазгалиев белән Уфага сантехниклар әзерли торган училищега бара. Бу вакытта башка уку йортларына кабул итү имтиханнары күптән тәмамланган була инде. Кабул итү бүлмәсендә утыручы ханым егетләрнең аттестатларын карый да: “Гел “бишле”ләр бит! Мондый билгеләр белән сантехниклыкка алмыйбыз. Икенче елга берәр югары уку йортына барырсыз”, — дип борып чыгара. Егетләр шунда ук авылга кайтмый, ике айлап “Башмедьстрой” оешмасында эшче булып хезмәт сала, бераз акча юнәтә.
— Нефтьче һөнәренә кызыксыну, мөгаен, арытаба Татарстанда геологик-эзләнү партиясендә эшләгән чагымда уянгандыр, — ди әңгәмәдәшем. — Минем кебек үк сантехник була алмый калган дустым Вәзит белән Уфа нефть институтына имтиханнарны уңышлы тапшырып, студент булып киттек. Бу илебезгә Хрущев идарә иткән кызыклы да, катлаулы да чор иде. Иптәш Хрущев гадәти булмаган карарлары, үзенчәлекле тәкъдимнәре белән тарихка кереп калган шәхес. Студентлар тормышына да яңалык өстәде ул: без нефть институтында белем ала башлагач, ел ярым эшләп укырга тиеш булдык. Октябрьский шәһәрендәге филиалга юллама бирелде. Көннең беренче яртысында эшләсәк, икенче яртысында лекцияләр тыңлыйбыз, зачетлар бирәбез. Авыр булды, әлбәттә. Бораулаучы ярдәмчесе эше җиңелләрдән түгел шул. Лекция вакытында ару-талчыгудан өстәл артында йоклап киткән чаклар да булгалады хәтта. Тик нәрсә генә дисәң дә, бу ел ярым безгә чын хезмәт чыныгуы бирде, “кара алтын” чыгару эшендә буыны сыекларга урын булмавын аңларга ярдәм итте.
Институтны уңышлы тәмамлаган Флүр Хәтмуллин Дүртөйле районының Семилетка нефть промыселында эшли башлый. Моңа кадәр биредә ул практика үткән була. Яшь белгечне скважиналарга җир асты ремонты ясау цехы мастеры итеп тәгаенлиләр. Инициативалы, тирән белемле, яше-карты белән күркәм мөгамәлә кора белүче егет хезмәт баскычлары буйлап атлап түгел, йөгереп дигәндәй күтәрелә. 1972 елда ул 2нче санлы “Йолдыз” нефть промыселын җитәкли, ә ике елдан “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең баш инженеры вазыйфасына билгеләнә, янә бер елдан идарә дилбегәсен үк аның кулларына тапшыралар. Ә ул сынатмый: утыз елдан артыграк тирән акыл, зирәклек белән “Чакмагышнефть”не алга әйди. Аның кулы астында идарәнең матди-техник базасы ныгый, “кара алтын” чыгару эшенә бихисап яңа технологияләр кертелә. Флүр Хәтмуллин тырышлыгы белән Дүртөйледә ел саен йөздән артык, Семилетка авылында утызлап фатир төзелеп, файдалануга тапшырыла. “Хезмәт кешесе баракта көн күрергә тиеш түгел”, — дип эшли Хәтмуллин.
— Баракта яшәүнең ни икәнен үз җилкәмдә татыган кеше буларак, Дүртөйледә дә, Семилеткада да мин аларны бетереп, иркен, заманча күпкатлы йортлар төзүгә зур тырышлык салдым, — дип хәтерли Флүр Хәким улы. — Авылда берүзе гомер итүче әниемнең йорты бик искергәч, янгын чыгып зыян да күргәч, аны мин, хезмәт юлын башлаган яшь нефтьче, үзем янына баракка күчереп алып килдем. Гомерлек сөюем Ләләне очратып, өйләнгәч тә, ике ел шул баракның кысан гына бүлмәсендә көн күрдек. Олы улыбыз Айдар да шунда дөньяга килде. Ишәйгән гаиләбез белән өч бүлмәле фатирга күченгән көннәрдә шатлыгыбыз эчебезгә сыймады.
Нефтьчеләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә Дүртөйле үсә, күзгә күренеп матурлана, поселоктан шәһәргә әверелә. Бер-бер артлы балалар бакчалары, башка социаль объектлар төзелә. Чәчү, урып-җыю чорында нефтьчеләр колхоз эшчәннәренә дә ярдәм кулы суза.
70нче еллар уртасы — 80нче еллар башында, табигать шартларына бәйле, бөтен ил буенча “кара алтын” чыгару күләме түбәнәя. Авыр чорда да “Чакмагышнефть”тә югалып калмыйлар: хезмәтне яңача оештыру, операторларны укытып, берничә һөнәр биреп, бригада ысулы белән эшләү, яңа технологияләргә таяну, шул исәптән тутыгуга бирешми торган торбалар җитештерү цехы ачу — болар барысы да икътисади кыенлыкларга каршы торырга, кадрларны, хезмәт хакын кыскартмаска мөмкинлек бирә. 1974-86 елларда “Чакмагышнефть” нефть чыгару күләмен елына 4,6 миллион тонна күләмендә тотрыкландыруга ирешә. Бу зур күрсәткеч була. 1987 елның маенда СССР Нефть сәнәгате министрлыгы коллегиясендә “Чакмагышнефть”нең алдынгы тәҗрибәсе хакында доклад тыңлана, ә сентябрьдә Дүртөйлегә бөтен илебезнең нефть чыгару предприятиеләре семинарга җыела.
— Яхшы заманда яшәдек, җиң сызганып эшләдек, намуслы эшчәнлегебезнең нәтиҗәләрен күреп сөендек. Кыскасы, хезмәт кешесенә хөрмәт зур булды, — ди гади бораулаучыдан идарә җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән, өч чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты булган Флүр Хәким улы. — Сагынып сөйләрлек истәлекләрең булу, олыгайган көнеңдә дә элекке хезмәттәшләрең белән хәл белешеп, аралашып яшәү зур бәхет ул. Гомер юлдашым Ләләдән уңдым. Быел аның белән гаилә корып яши башлавыбызга 50 ел тула! Авыр чакларда хәлемә керә, йомшак сүзе белән күңелемне юата, яшәргә көч бирә белде. Улларыбыз Айдар һәм Наил дә нефтьчеләр. Алты оныгыбыз — һич арттырусыз, алты шатлыгыбыз.
75 яшендә дә сурәтләмәбез герое хезмәт белән бизәлгән тулы канлы тормышта яшәргә омтыла: бакчасында әллә ничә төрле алмагач үстерә, умартачылык белән шөгыльләнә.
...Матур гомер бәйрәмен билгеләгән көннәрдә Хәтмуллиннарның йортында телефон туктап тормый чыңлый: Флүр Хәким улын, юбилее белән котлап, илнең төрле почмакларыннан дуслары, хезмәттәшләре шалтырата. Сине онытмауларын, намуслы эшчәнлегеңне югары бәяләүләрен белеп яшәү күңелгә үзе бер илаһи көч бирәдер ул. Без дә юбилярга, аның гаиләсенә иң изге теләкләребезне җиткерәбез: алда якты таңнар, сөенечләр күп булсын!