Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2016, 02:00

Төрмә җинаятьчене төзәтәме?

Барысы да кешенең үзеннән тора.Биш еллар элек “Тулпар” редакциясенә урта яшьләрдәге какча гына бер ир заты килеп керде. Үзен Г. дип таныштырды. Шигырьләр алып килгән икән. Сөйләшә-сораша торгач, аның төрмәдә утырып чыгуы ачыкланды. Кызып китеп, саксызлык белән, үги әтисен үтергән. Гаебен таныган, җәза белән килешкән, башкача җинаять кылмаска карар иткән. Төрмәне мактамады. Ләкин үзенең төрмәдә сынмавын, бирешмәвен сөйләде. Шунысы да бар: аннан чыккач та, бергә булган иптәшләре килеп, әйдә син безнең җитәкчебез бул, бергә эшләр майтарырбыз, дигәннәр. Ләкин ул үзенең андый юлга басмаячагын әйткән. Хәләл җефете башкага кияүгә чыкса да, әнисе, балалары хакына килгән ул мондый карарга. Тыңладык, шигырьләрен укыдык. Шигырьләре, безнең карашка, начар түгелләр иде. Бу хакта әйткәч, ул бик сөенде, саубуллашып чыгып китте.

Читайте нас в