+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2016, 02:00

Һәрчак бергә, бердәм булсын татарның егетләре!

Уфада тәүге тапкыр “Татар егете-2016” бәйгесе үтте.Гадәттә, табигать уянган язда әниләр бәйрәме, гүзәл затлар бәйгеләре үтә. Ә менә быел Уфа дәүләт авиация техник университетының “Авангард” мәдәният сараенда беренче тапкыр “Татар егете-2016” бәйгесе узды. – Кулның биш бармагы кебек биш егет. Сез булдык­лылыкта, зирәклектә көч сынашачаксыз. Бу ярыш тормышыгызга ямь өстәсен, кылган эшләрегез изге булсын! – диде “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов бәйге алдыннан.

Ниһаять, әкият герое Шүрәле берсеннән-берсе чибәр, батыр, зирәк һәм акыллы биш татар егетен сәхнәгә чакырды. Аяз Шакирҗанов – тумышы белән Яңавылдан. Хыялы Башкортстан дәүләт медицина университетын тә­мамлап, балалар табибы булу. Студент тормышында кайнап яши. Ример Насретдинов – Дүртөйле районы Миңеште авылы егете. Авылдашы, Башкортстанның халык ша­гыйре Наҗар Нәҗми иҗатына бөтен йөрәге белән гашыйк. БДПУның 4нче курсында белем ала. Бакалы районы Катай авылында туып-үскән Азамат Габдуллин Башкорт­стан дәүләт университетында инженер һөнәрен үзләштерә. Үзе чаңгычы, үзе волейболчы икән. Вадим Баһаветдинов Баш­кортстан дәүләт авиация техник университеты данын яклады. Уфада туып-үскән егет, укудан тыш, республиканың билгеле эстрада йолдызлары белән гастрольләрдә йөри. Ә Танып суын эчеп үскән, өч апасының горурлыгы булган Нәфис Нигамәев Башкортстан дәүләт педагогия универси­тетының колледжында белем ала, гүзәл табигатьле Аскын районы Казанчы авылыннан.

Танышудан соң, сәнгатьле уку бәйгесе игълан ителде. Егетләр башкаруында Габ­дулла Тукайның “Карлыгач”, Муса Җәлилнең “Ышанма”, Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?..”, Наҗар Нәҗ­минең “Васыять”, Әнгам Атнабаевның “Кешегә нәрсә җитми?” шигырьләрен җан­атарлар тын да алмый тыңлады.

“Мин сәнгатькә гашыйк” конкурсында егетләр үзләрен оста гармунчы, моңлы җырчы буларак танытты. Кулына гармун тот­кан милли киемдәге егетләр “Эх, сез матур кызлар...”, “Тукта, яңгыр, яума әле” җырлары белән залдагы кызларның күңелен җилкендерде.

Батыр, матур, шаян, игътибарлы, акыллы, тапкыр сүзле татар егетләре жюри тарафыннан бирелгән сорауларга төпле җавап кайтарды. Киләчәктә югары белем, алып гаилә корып, газиз халкы, туган төбәге хакына хезмәт салырга әзер алар.

Бәйгене яшь башкаручылар Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Айдар Рәкыйпов, Илсур Сабитов, Ләйсән Хәлиуллина, Лилия Галиева, Филүс Вәлиев, Казан кунагы Руслан Хәсәнов халкыбыз җырлары, дәртле көйләр белән бизәде. Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Айнур Баянов белән УДАТУ студенты Айсылу Гәрәева кичәне оста итеп алып барды.

Ниһаять, яшьлек дәрте, татар моңы, туган якка мәхәббәт хисләре белән сугарылган күркәм бәйгенең дулкынландыргыч мизгелләре дә якынлашты. Бик сәләтле, өметле егет Нәфис Нигамәев “Татар егете — 2016” бәйгесенең җиңүчесе итеп танылды.

“Берлек” Башкортстан татар оешмасы һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты башлангычы белән оештырылган бәйгенең киләчәге өметле. Эшкә уңган, сүзгә оста, батыр йөрәкле, саф күңелле егетләребезнең даны илгә таралсын дигән теләктә калыйк.
Читайте нас: