+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2016, 02:00

Митинг һәм концерт үтәчәк

Иртәгә Уфаның Конгресс-холл алдындагы мәйданында 16 сәгатьтә республиканың әйдәүче коллективлары һәм башкаручылары катнашлыгында Кырым һәм Севастопольнең Русия составына кайтарылуына ике ел тулуга багышланган митинг-концерт үтәчәк.

Митингта катнашучылар үз гражданлык позициясен һәм ярымутрауда яшәүче ватандашларына теләктәшлек белдерәчәк. Акциядә республиканың төрле парламент партияләре һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашачак.

Кырым һәм Герой-шәһәр Севастопольнең Русиягә кушылуы турында референдум 2014 елның 16 мартында үтте. Әлеге вакыйгаларга бәйле, шул ук елның 18 мартында үткәрелгән беренче акциядә катнашучылар күпмилләтле Башкортстан халкы исеменнән Украина халкы язмышына карата борчылу һәм теләктәшлек белдерде.

Узган елның 18 мартында да митингта йөзләгән уфалы, шул исәптән, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Читайте нас: