+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2016, 02:00

Эльвинага ярдәм кирәк

Эльвина Харисова Шаран районының Түбән Ташлы авылында туган. Бер яше тулып узганда да үзе утыра алмагач, аягына басмагач, ата-ана табибларга мөрәҗәгать итә. Комиссия үтәргә Уфага җибәрәләр. Биредә тикшеренү үткәч, балалар церебраль параличы дигән коточкыч диагноз куела.

Кечкенә кыз берничә катлаулы операция кичерә, ләкин нәтиҗә булмый, авыртынулар көчәя генә. Эльвина бик сәләтле. Бүгенге көндә Уфаның коррекцион интернатында дистанцион ысул белән белем ала. Дәресләрне яхшы үзләштерә, инглиз телен өйрәнә. Кул эше белән теләп шөгыльләнә. Бу шөгыль берникадәр вакытка гына булса да авыртуны баскандай, кул моторикасын үстерүгә ярдәм итә икән. Әнисе Венера белән әтисе Фәүзәт газизләренең терелүенә өметен өзми. Ләкин проблемаларны хәл итәргә матди ярдәм кирәк.

Урындагы поликлиникада аңа кирәкле дарулар махсус исемлектә юк. Кыйммәтле препаратларны сатып алырга туры килә. Эльвинага шулай ук инвалид коляскасы кирәк. Шаран телевидениесеннән аның турында сюжет күрсәтелгәннән соң, Мичурин авыл биләмәсе белгече Татьяна Глухова коляска бүләк итә. Әлбәттә бу хәйрия ярдәме гаиләгә зур куаныч булды. Ләкин Эльвинаның зур хыялы бар — ул беркөнне иртә белән уяныр да аякларына басып йөреп китәр кебек. Моның өчен кызга Мәскәүнең федераль неврология үзәгенә барып дәваланырга кирәк.

Венера ханым кызының язмышына битараф булмаган мәрхәмәтле кешеләргә республика гәзите аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Акчаны түбәндәге счетка күчерү сорала:
Башкирское отделение №8598/0641
ПАО “Сбербанк России”
№ сч. 42307.810.5.0638.0330316
Благотворительность. Харисова Венера.
Телефон: 8(34769) 2-51-97.
Читайте нас: