+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2016, 02:00

Ә син электрон порталда теркәлдеңме?

Республикада яңартылган дәүләт хезмәте күрсәтү порталы эшли башлады. Ул файдалану өчен гадирәк тә, аңлаешлырак та. ЮХХДИ штрафларын, суд һәм салым бурычларын түләү, Русия һәм чит ил паспортын алу, табибка язылу, транспорт чарасын теркәү, ЗАГСка гариза бирү — бу һәм башка бик күп хезмәтләрне өйдән чыкмыйча гына электрон төрдә алып булачак. Моның өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм федераль порталында теркәлү генә кирәк.

Сайттагы яңа сервислар турында республиканың Мәгълүматлаштыру һәм “Ачык республика” системасын эшләтү мәсьәләләре буенча комитет җитәкчесе Ринат Шагалин сөйләде.

— Әкренләп халык тарафыннан таләп ителгән дәүләт хезмәтләре электрон төргә күчерелә. Бу дәүләт учреждениесенә килеп йөрүгә караганда уңайлырак та, тизрәк тә. Электрон дәүләт хезмәтләре төрләре бердәм порталга куела. Бүгенге көнгә бета-версия эшли, чөнки портал даими камилләштерелә һәм яңартылып тора, — диде Ринат Рәшит улы.

Транспорт чарасын теркәү, паспорт алу яисә алыштыру, транспорт чарасы белән идарә итүгә хокук алу чагыштырмача яңа хезмәтләргә керә. Былтыр ЗАГС хезмәте дә электрон төргә күчерелгән, бүген аны beta.gosuslugi.ru порталына чыгару буенча эш алып барыла. Шулай ук тиздән табибка электрон төрдә язылу һәм балаларны гомум белем бирү учреждениеләренә язу төрләре эшли башлаячак.

Ресурсны популярлаштыру өчен дәүләт комитеты мәктәп укучылары арасында конкурслар оештыра. Бу порталда якыннарын теркәп, алар кыйммәтле призлар оту мөмкинлеге ала. Ресурсны башка министрлыклар һәм ведомстволар да пропагандалый. Тик шулай да халыкны җәлеп итү темплары түбән булып кала.

Узган елның икенче яртысыннан интернет-портал бизнеска да файдалы. “Бизнес. Эшкуарлык. НКО” бүлеге эшли башлаган. Юридик берәмлекләрне теркәү, “Роспотребнадзор” белән бәйләнеш булдыру, страховка взнослары турында мәгълүмат алу хезмәтләре популяр.

Порталда теркәлү кыен түгел һәм күп вакыт таләп итми. Файдаланучыларга уңайлы булсын өчен һәр адым анык итеп язылган. Бер тапкыр теркәлгәннән соң арытаба дәүләт хезмәтенең бөтен төрен алып булачак.
Читайте нас: