+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2016, 02:00

Кайгы уртаклашу

Шимбәдә төнге 3 сәгать 42 минутта Дондагы Ростов аэропортында Дубайдан кайтып килүче “Боинг 737-800” самолеты фаҗигагә тарыды. Андагы барлык 62 кеше дә һәлак булды.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубевка юллаган кайгы уртаклашу телеграммасында болай диелә:

“Башкортстан Республикасы халкы һәм шәхсән үземнең исемнән Дондагы Ростов авиафаҗигасендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Бу куркыныч фаҗига турындагы хәбәр барлык республика халкын тетрәндерде. Әлеге авыр көннәрдә без Донгдагы Ростов, барлык Русия халкы белән бергә хәсрәтләнәбез, аларның авыр кайгысын уртаклашабыз.”

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев та бу фаҗигагә бәйле Ростов өлкәсенең Законнар чыгару җыелышы Рәисе Виктор Дерябкинга телеграмма җибәрде. Анда болай диелә:

“Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай исеменнән, “Боинг 737-800” самолеты фаҗигасенә бәйле, һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Барысына да сабырлык телим. Безнең исемнән мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерсәгез иде.”
Читайте нас: