– Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуның максаты – илнең аграр ресурсы һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе структурасы турында тулы һәм чынбарлыкка тәңгәл мәгълүмат җыю, – диде ”Башкортостанстат” җитәкчесе урынбасары Валерий Нуров. – Нәтиҗәләр буенча яңа салымнар салу максаты куелмый. Мөһим кампания старт алуга йөз көннән артык вакыт калды. Әлеге вакытта исәп алынасы объектларның исемлеге ачыклана. Мөһим чарага җәлеп ителәсе кадрлар әзерләнә, мәгълүмат тупланачак биналар билгеләнә. Гомумән, әзерлек эшләре планга ярашлы алып барыла. Илнең икътисади үсеше турыдан-туры авыл хуҗалыгы үсешенә, крестьян, терлекче хезмәтенә бәйле. Авылга ярдәм итү өчен аның проблемаларын яхшылап өйрәнергә кирәк. Әйтик, 2006 елгы исәп алу нәтиҗәләреннән чыгып, “2008-12 елларда авыл хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлады. Статистика мәгълүматлары нигезендә “Агросәнәгать комплексын үстерү” проекты җәелдерелде. Авыл уңганнары быелгы исәп алуның да бары тик уңай нәтиҗәләрен генә күрәчәк. Исәп алучыларны һәркем якты йөз белән каршы алып, дөрес мәгълүмат белән уртаклашса, бу максатка нәтиҗәлерәк ирешәчәкбез.
– Русиядә авыл хуҗалыгы исәбен алу моңа кадәр дә катлаулы икътисади хәлләрдә оештырылган, – диде ”Башкортостанстат”ның авыл хуҗалыгы һәм тирә-як мохит статистикасы бүлеге җитәкчесе Нурия Хафизова. – Шуңа күрә, Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуның быел үтүенә әллә ни аптырыйсы юк. 2006 елгы исәп алудан аермалы буларак, быел кампания бер ай түгел, ай ярым дәвам итәчәк. Барлыгы ике мең ярым исәп алучы укытылачак. Аларның һәммәсенә якынча 460 объект туры килә. Һәр икенче исәп алучы планшетлы компьютердан файдаланачак. Бер объектны язып алу өчен 30-40 минут вакыт таләп ителә. Мөһим кампания печән хәзерләү чорына туры килә. Аңлашыла, бу вакытта авыл халкының мәшәкатьләре баштан ашкан була. Шул ук вакытта, исәп алуны көзге, язгы чорга күчерү үзен акламый. Чөнки җәйге чорда авылда яшәп, яшелчә-җимеш, мал асрап яшәүчеләр бар. Шуңа күрә, халык безгә теләктәшлек белдереп, исәп алучылар белән хезмәттәшлек итсен иде.
Әйткәндәй, Башкортстан исәп алынасы объектлар саны буенча илдә икенче урында. Атап әйткәндә, бездә 1234 авыл хуҗалыгы оешмасы, 4790 крестьян-фермер хуҗалыгы, 673 мең шәхси хуҗалык һәм 31,5 мең бакча участоклары исәптә тора.