+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2016, 02:00

Җилферди байраклары!

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының колонналар залында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсенә байрак тапшыру тантанасы үтте. Чарада Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәге үзәге җитәкчесе Игорь Паньшин, Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев, дини конфессияләр вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Әйткәндәй, министрлыкның байрагын тапшыру традициясенә 2009 елда Русия Президенты указы белән нигез салынган. 2012 елдан байраклар Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк органнарына тапшырыла. Ниһаять, мондый хөрмәткә Башкортстан коткаручылары да лаек булды.
Читайте нас: