+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2016, 02:00

Сез – батыр аналар!

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов күпбалалы гүзәл затларга “Ана даны” медале тапшырды.

– Сез – республиканың иң зур байлыгын булдыручы батыр аналар, – диде Премьер-министр урынбасары. – Кайчандыр галимнәр әлеге чорда яңа туган балалар саны кимиячәк, дип фараз итсә дә, республикада туым үлемгә карата күбрәк булып кала. Моның өчен без, иң тәү чиратта, күпбалалы гаиләләргә рәхмәтле. Бүген республикада аларның саны 7 меңнән артып китте.

Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен торак мәсьәләсен хәл итү аеруча мөһим. Бу максатта республикада 2 миллион 600 мең сумлык торак сертификатлары тапшырыла. Шулай ук, аларның уртача кереме яшәү минимумыннан азрак булганда, аларга аена 3 мең сум пособие дә түләнә. Шушы һәм башка ташламалар күпбалалы гаиләләрнең тормыш-көнкүреш шартларын җиңеләйтә. “Ана даны” медален алучы гүзәл затлар да моны аерым кинәнеч белән билгеләде.

– Без үз йортыбыз белән авылда яшибез, – ди Ярмәкәй районыннан Гөлчәчәк Төхвәтуллина. – Ирем “Урал” хуҗалыгында механизатор булып эшли. Үз көчебез белән йорт салдык, хәзер дәүләт ярдәме белән яңасын төзибез. Балаларыбыз иркен шартларда үсәр дип өметләнәбез.
Читайте нас: