+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2016, 02:00

Линария

Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамайның кызы әтисе турында истәлекләрне кадерләп саклый.Төбәк тарихы, Дүрт­өйледә туып-үскән һәм анда әле яшәүче билгеле шәхесләрнең тормыш юлы белән озак еллар кызыксынам, алар турында материалларны җыеп барам. Шулар арасында журналист, фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай турында материаллар да бар. Билгеле якташыбыз турында белмәгән кеше юктыр. Аның хакында район һәм республика матбугатында басылган язмалар байтак. Беренче карашка, ерак 1944 елда фронтта һәлак булган шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы хакында барысы да языл­ган, анда нәрсә дә булса өстәү мөмкин түгел кебек. Ләкин аның иң якын кешеләре — хатыны һәм балалары булган. Мәкаләләрдә алар хакында бер юл белән генә язып үтелә: “Бәдрүш Мокамай 1937 елның октябрендә укытучы Клавдия Архиповага өйләнә, 1938 елда беренче кызлары — Линария, тагын бер елдан Эмма дөньяга килә...”

Мин якташыбызның гаилә әгъзаларын эзли башладым. Линария Батырованың — Бөгелмәдә, Эмма Мөхәммәт­җанованың Уфада яшәве билгеле булды. Интернетны начар әйбер, кеше көне буе андагы челтәрләрдә утырып, сәламәтлеген бетерә, дип зарланабыз. Бу очракта моның белән бик килешеп бетмим. Чөнки нәкъ Интернет челтәре аша Линария Батырованы таптым һәм аңа хат җибәрдем. Әлбәттә, өлкән яшьтәге ханымның заман техникасы белән таныш булуына, Интернет челтәрләрендә утыруына шигем бар иде. Ләкин юкка гына шиклән­гәнмен икән, ике сәгатьтән җавап килде:

“...Әйе, мин — Бәдрүш Мокамайның кызы. Урысча язуым өчен гафу итегез. Бала чагым урыс авылында үтте, урыс мәктәбендә укыдым. Мин татарча сөйләшәм, укыйм, ләкин яза белмим. Әле мин Бөгелмә шәһәрендә яшим, миңа 77 яшь, еш авырыйм.

28 февраль, 2016 ел”.


Менә шулай без Линария Бәдретдин кызы белән хат алыша башладык. Хатларның берсендә ул балаларының Мәскәүдә яшәве, тиздән үзенең дә анда күченеп китәчәге турында хәбәр итте. Берничә көннән без фотохәбәрче Наил Акмеев белән Бәдрүш Мокамайның кызы яшәгән Бөгелмәгә юлландык.

Линария Бәдретдин кызы безне якын туганнары кебек каршы алды. Батыров­ларның иркен фатирына аяк басу белән борынга тәмле аш исе килеп бәрелде. “Ерак юлдан килгәнсез, башта тамак ялгап алыйк, аннары иркенләп сөйлә­шербез”, — дип, хуҗабикә безне мул сыйлы табынга чакырды. Фатирның һәр бүлмәсендә фотосурәтләр: Бәдрүш Мокамай, Линария апа яшь чагында, Батыровлар гаиләсе, балалары, онык­лары...

– Әлбәттә, фатир диварына фотосурәтләр элүне хупламыйлар, бу хакта миңа кешеләр дә әйтте. Ә мин элдем, чөнки, аларга карап, күңелемә юаныч табам, — ди ул, әтисенең фотосурәтләре беркетелгән зур альбомны кулына алып.
Читайте нас: