+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2016, 02:00

Олы юлда без һәрвакыт юлдаш!

“Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасының IV съездында Ватан иминлеге өчен төрле милләт халыкларының бердәмлеген ныгыту зарурлыгы янә бер тапкыр сызык өстенә алынды.“Башкортостан” дәүләт концертлар залында “Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасының IV съезды үтте. Мәртәбәле форумда республика район һәм шәһәрләреннән делегатлар, башкарма власть органнары вәкилләре, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, милли-мәдәни үзәкләр җитәкчеләре һәм ил төбәкләреннән кунаклар катнашты.

Көн тәртибендә оешма җитәкчесенең соңгы елларда башкарылган эшләр турындагы отчеты, ревизия комиссиясенең яңа составын сайлау, Башкарма комитет составын тулыландыру булды. Форумда урыс теле һәм мәдәниятенең торышы, милләтара татулыкны ныгыту, әхлак һәм рухи кыйммәтләрне саклау, башка хәл итәсе мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Аның нәтиҗәләре форумның йомгаклау резо­люциясендә чагылыш табачак.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның форумга тәбрикләвен җиткерде. Аерым алганда, анда болай диелә: “Урыс халкының төбәгебез үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез, ул Башкортстанның икътисади, социаль һәм мәдәни тормышында зур роль уйный. Туган төбәгебездә төрки, славян һәм фин-угыр халыкларының гасырлар дәвамында дус һәм тату аралашып яшәү традициясе күпмилләтле Русиядә үрнәк булып тора.

Форумда урыс халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, башка этносларга карата ихтирам тәрбияләү мәсьәләләре тикшереләчәк. Бүген власть һәм гражданлык институтларының бурычы — тормыш сыйфатын күтәрү генә түгел, ә төрле милләт һәм конфессияләр вәкилләрен берләштерү. Башкортстан урыслары соборы шушы мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша, телләр һәм мәдәниятләр арасында диалог урнаштыруда, гомумрусия кыйммәтләре тирәсендә берләшүдә зур эш башкара”.

— Бүген без соңгы елларда башкарылган эшләргә йомгак ясау, эшчәнлегебезнең төп юнәлешләрен билгеләү, булган проблемаларны хәл итү өчен җыелдык. Соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Башкортстанда 1 миллион 450 мең урыс яши, — диде “Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Виктор Пчелинцев.

“Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасы 1998 елның 27 мартында оештырылды. Соборның беренче съезды – 1998, икенчесе – 2011, өченчесе 2013 елда үтте.

Башкортстан урыслары соборы башлангычы белән республикада Халыкара Аксаков бәйрәме, Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре, Май чабу республика бәйрәме, “Крещение салкыннары” төбәкара популяр музыка һәм бию фестивале, Бөредә һәм Уфада Свиридов көннәре оештырыла. Алар барысы да республиканың мәдәни тормышында истәлекле вакыйгага әйләнде, биредә яшәүче халыкларның рухын баета.

Чарада Русия халыклары Ассамблеясенең урыс халкын этномәдәни үстерү буенча комитет рәисе Игорь Круговых, Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан халыклары Ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон, С. Аксаковның йорт-музее директоры Михаил Чванов чыгыш ясадылар.

Виктор Пчелинцев “Башкортстан урыслары соборы” оешмасы башкарма комитеты рәисе итеп сайланды.
Читайте нас: