+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель 2016, 02:00

Депутатлар хисап тота

Дәүләт җыелышы-Корылтайда депутатларның керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек төрендәге бурычлары турында мәгълүмат тапшыру эше тәмамланды. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев билгеләвенчә, агымдагы елда депутатлар бу эшкә җитди карады.

“Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты статусы турында” законның 11 статьясына ярашлы, депутатның үзе һәм гаилә әгъзалары турындагы милек төрендәге мәгълүмат 1 апрельдән дә соңламыйча Депутатларның керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек төрендәге бурычлары турында мәгълүматның дөреслегенә контрольлек итү буенча Дәүләт җыелышы-Корылтай комиссиясенә тапшырылырга тиеш.

Документта депутат үзенең, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының күчемсез милкен, аны сатып алуга тотынылган керем чыганаклары, депутатның үзенең һәм хатынының (иренең), балигъ булмаган балаларының милек төрендәге бурычлары турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Мәгълүмат тулы булмаган яисә хата киткән очракта, депутат бер ай эчендә аларны төзәтә ала. Тәкъдим ителгән мәгълүмат тикшерелгәннән соң, бу турыдагы материаллар Дәүләт җыелышы-Корылтайның рәсми сайтында урнаштырылачак.
Читайте нас: