+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель 2016, 02:00

Сезнең белән горурланабыз!

Республика йортында бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.Республика йортында Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында төзүчеләр, урманчылар, табиблар, транспорт, авыл хуҗалыгы, мәдәният, мәгариф, фән, физкультура өлкәләре хезмәткәрләре һәм башка һөнәр ияләре бар иде.

— Бүген бу залга хезмәттә зур уңышларга ирешкән фидакарьләр җыелды. Республика үсешенә зур өлеш кертүчеләр буларак, сез бу дәүләт бүләкләренә лаек. Икъти­садның төрле тармакларында хезмәт салcагыз да, сезне югары һөнәри осталык, эшкә зур җаваплылык белән карау, патриотлык берләштерә. Үзегезнең көндәлек фидакарь хезмәтегез белән республика үсешенә зур өлеш кертәсез.

Икътисадтагы катлаулы шартларга карамастан, Башкортстан узган елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады. Төп өлкәләрдә үсеш күзәтелә, яхшы социаль-икътисади нәтиҗәләргә ирешелде. Кайбер күрсәткечләр буенча без илдә алдынгылар исәбендә.

Әлбәттә, республиканың казанышы ул — сез, талантлы, югары һөнәри осталыкка ия хезмәткәрләр, — диде Сергей Молчанов.

Чарада 24 кешегә республиканың Мактау грамотасы тапшырылды. Алар арасында “Крекс” туристик фирма­сының коммерция буенча директоры Ришат Гобәйдуллин, Башкортстан буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Октябрьский идарәсе начальнигы Шәүкәт Хәмидуллин да бар иде.

Бу көнне тугыз кешегә “Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” исеме бирелде. Югары исемгә Дүртөйле шәһәренең “Коммунальник” предприятиесе тракторчысы Самат Әхмәдуллин да лаек булды.

Тантанада дүрт кеше “Башкортстан Республикасының атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре” исемен алды. Алар арасында Туймазы урман хуҗалыгына караган Бакалы урман участогы мастеры Зилия Нургалиева да бар.
Читайте нас: