Матбугат конференциясендә су басу ихтималлыгы булган территорияләр дә аталды.
— Су басу куркынычы иң тәүдә Уфадагы, Бөредәге һәм Стәрлетамактагы түбән урыннарга яный. Атап әйткәндә Уфада: Дим районында —
Новгород һәм Яшьләр урамнарын, Инорс бистәсендә —
коллектив бакчаларны, Калинин районында —
Максимовка поселогын, Шакша бистәсен, Фурманов урамын су басу ихтималлыгы зур. Ташкынның башкаладагы
“Кооперативная Поляна” микрорайонына, Пугачевская слобода, Кузнецов затоны поселокларына, Киров районындагы
3нче пристаньга да җитүе бар. Ленин районындагы
Нижегородка һәм
Затон бистәләрендә яшәүчеләргә дә су басуга әзер булырга кирәк. Шулай да башкаланың
Орджоникидзе, Октябрь һәм С
овет районнарындагы күп кенә
хуҗалык объектларының да су басу зонасында калу ихтималлыгы бар, — диде Марат Латыйпов.
Республика зур суны нинди әзер-лек белән каршы ала соң? Матбугат конференциясендә белдерелүенчә, ташкынны хәвеф-хәтәрсез үткәрү өчен республикада алдан ук барлык тиешле әзерлек чаралары күрелгән. 22 мартта исә ташкынга каршы көчләр-нең һәм чараларның әзерлеге тикшерү үткән һәм җитәкчелекнең югары бәясен алган.
Әйткәндәй, 26 мартта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфа шәһәре буенча эш сәфәре барышында, шәхсән үзе ташкынга каршы штабларның әзерлеген тикшерде һәм тиешле күрсәтмәләрен бирде.
Мәсәлән, “Кооперативная поляна” микрорайонында булганда ул страховка компанияләренең мондый территорияләрдә халыкның милкен страховкалауда сүлпәнлек күрсәтүен җитди тәнкыйть утына тотты.
— Мәсьәләгә мондый караш — дөрес түгел. Страховкалаучылар бу эшне мотлак үткәрергә тиеш. Зур су төбәктә 10-15 елга бер генә була, — диде атап әйткәндә Рөстәм Хәмитов.
Нижегородка бистәсендә булганда исә республика Башлыгы муниципалитет җитәкчелегенә һәм җаваплы кешеләргә ташкынга бәйле халык белән тыгыз эш алып бару бурычы куйды.
Гомумән алганда, Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, республика ташкынга тулысынча әзер.
— Ихтыяҗ килеп туган очракта штаблар, кешеләрне эвакуацияләү урыннары билгеләнде. Халыкны тукландыру урыннары, транспорт, башка чаралар белән тәэмин итәргә тиешле предприятиеләр дә билгеле. Бу юнәлештә колачлы һәм максатлы эш алып барыла, — диде Рөстәм Хәмитов.
Шул ук вакытта
Башкортстанның Табигатьне саклау һәм экология министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бүген республикада 130 гидротехник корылмага капиталь ремонт таләп ителә. Шуларның 12сендә ремонт эшләре быел алып барылачак. Алар Архангель, Уфа, Чишмә, Авыргазы һәм Благовар районнарында урнашкан. Гидротехник корылмаларны капиталь төзекләндерүгә федераль бюджеттан — 39 миллион сум, төбәк казнасыннан 12 миллион сум юнәлтеләчәк.
— Бу юнәлештәге чараларны тормышка ашыру республикада 600 кешене суның кире тәэсиреннән курчалау һәм 865 миллион сумлык зыянны булдырмый калу мөмкинлеге бирәчәк, — диләр ведомствода.
Кыскасы, республикада ташкынга каршы күләмле чаралар күрелсә дә, җаваплы чорда һәркемнең үтә дә уяу, гадәттән тыш хәлгә әзер булырга тиешлеген янә бер тапкыр хәтерегезгә төшерәбез. Чөнки кышын явым-төшемнең нормадан 150 процент булуын һәм мартта Урал аръягы районнарын кар күмеп китүен исәпкә алганда, кинәт кенә нык җылыткан очракта, ташкынның күпкә көчлерәк булуы да ихтимал. Шуңа да авыр хәлдә калмас өчен саклану чараларын алдан ук күрик, хөрмәтле җәмәгать!
Әйткәндәй
Бу атнада синоптиклар язгы һәм җәйге айларга да үз фаразларын җиткерде. Алар белдерүенчә, апрель һәм майда һава температурасы гадәттәгедән аз гына салкынчарак, явым-төшем исә күбрәк булачак. Аның каравы, безне эссе җәй көтә! Июнь, июль, августта һава температурасы нормадан югарырак булыр дип көтелә, әмма августта яңгырлары да чиләкләп коячак. Ә менә сентябрь явым-төшемгә саран булачак, аның каравы, ай дәвамында кояшлы көннәре белән сөендерәчәк. Карап карыйк!