+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 апрель 2016, 02:00

Алкоголь базарындагы хәл тикшереләчәк

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Башкортстанда этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерү буенча эшче төркем булдыру турында боерыкка кул куйды. Аның составына, депутатлардан тыш, Хөкүмәт һәм хокук саклау органнары вәкилләре керде. Эшче төркемне Дәүләт җыелышы -Корылтай Рәисе урынбасары Франис Сәйфуллин җитәкли.

Моңа төбәк территориясендә күзәтү органнары тарафыннан ачыкланган алкоголь продукциясен сату кагыйдәләрен бозу сәбәпче булды. Эре сәүдә челтәрләрендә спиртлы эчемлекләрне сату билгеләнгән регламентларга ярашлы башкарылса, кечкенә кибетләрдә һәм авыл җирлегендә контрафакт һәм сыйфатсыз алкоголь сату киң таралган, ә мондый “фунфуриклар” кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә хәвеф белән яный.

– Бүген сыйфатсыз алкоголь сату еш очрый, – диде Константин Толкачев. – Бу Русия төбәкләренең барысына да, аеруча авылларга хас. Сыйфатсыз алкоголь сату очраклары күзәтү органнары тарафыннан еш ачыклана һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла. Законнарның үтәлеше күзлегеннән чыгып, бу проблеманы җентекле тикшерергә һәм спиртлы продукциянең лицензиясез әйләнешен туктату өлешендә тиешле тәкъдимнәр әзерләргә кирәк.
Читайте нас: