+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 апрель 2016, 02:00

Төп максат — хезмәтләндерү сыйфатын яхшырту

Тармакны реформалау юнәлешендә күрелүче күләмле чаралар Федоровка районының “Жилсервис” җәмгыяте мисалында анык нәтиҗәләр бирә.

Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау илдә дә, республикада да дәүләт сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Федоровка районында әлеге эш ни рәвешле оештырылган? “Жилсервис” җәмгыяте җитәкчесе Альбина Насыйрова бу җәһәттән түбәндә­ге­ләрне җиткерде.

— “Жилсервис” компаниясе 2006 елда төзелде. Федоровка, Бала-Чытырман, Гончаровка авылларындагы күпфатирлы торак йортларга идарә итү, аларны карау-тоту, техник хезмәт­ләндерү, ремонт, төзелеш эшләре, территорияне тазарту, юынтык суларны һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм урнаштыру предприятиенең төп эшчәнлек юнәлешләре булып тора. Безнең җәмгыять 38,1 мең квадрат метр мәйдандагы торак фондын, күп­фатирлы 52 йортны хезмәтләндерә. Аларда 1419 кеше яши. Моннан тыш, “Жилсервис” компаниясе килешүләр нигезендә дә биналарга, корылмаларга агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрә, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару, канализацияләрне чистарту буенча предприятие-оешмаларга һәм шәхси секторга үз хезмәтләрен күрсәтә.

2009 елдан башлап исә җәмгыять бер үк вакытта идарәче һәм подряд оешмасы да булып тора. Ягъни күп­фатирлы йортлардагы милекчеләрнең гомум җыелышлары карарлары протоколларына ярашлы, гомум милектәге фондны техник хезмәтләндерә һәм ремонт эшләре үткәрә, бер үк вакытта аларда яшәүчеләр белән төзелгән килешүләргә ярашлы, торак биналарны карап тоткан һәм төзекләндергән өчен түләү билгели һәм үзе үк аны җыя да.

Бу җәһәттән җәмгыять составындагы һәр структурага һәм хезмәткәргә тәгаен бурычлар билгеләнгән. Мәсәлән, директор оешмага җитәкчелек итә, финанс планлаштыруы мәсьәләләре белән шөгыльләнә, ашыгыч карарлар кабул итә. Икътисад мәсьәләләре өчен — икътисадчы, техника һәм корыл­маларның төзеклеге өчен инженер, кадрлар өчен — әлеге өлкәдәге белгеч, исәп-хисап өчен кассир, участокларда эшнең нәтиҗәле һәм сыйфатлы оештырылуы өчен — мастерлар, Бала-Чытырман һәм Гончаровка авылларында эшләр торышы өчен комендантлар җавап бирә. Ягъни хезмәткәр­ләрнең эш даирәсе бер-берсен кабатламый, һәркем үз өлкәсе өчен җавап тота, бу исә эш нәтиҗәләрендә дә һәрвакыт уңай чагылыш таба.

Әйткәндәй, коллектив зур түгел. Шушы кадәр эш күләмен җәмгысы 21 кеше башкара. Аның каравы, хезмәт-кәрләребезнең һәркайсы бишкә торырлык. Һәркайсы биш елдан артык эш стажына ия, чын мәгънәсендә үз һөнәренең остасы булып тора, күпләре фидакарь эшчәнлеге өчен Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. Ассенизация машинасы водителе Ф. Зөбәеров, участок мастеры М. Хәмидуллин, слесарь-сантехник Н. Чиркунов — бу исемлектә һәрвакыт әйдәп баручылар, оешманың йөзек кашы булып торалар.

Әйтергә кирәк, хезмәткәрләрне социаль яклау һәм дәртләндерү максатында да компаниядә колачлы чаралар күрелә. Һәр хезмәткәр тулы социаль пакет, хәвефсез хезмәт шартлары, махсус кием, заманча инвентарь белән тәэмин ителә. Эш стажына карап, һәр хезмәткәргә еллык отпуск ялына түләүле алты көн өстәлә. Вазыйфа бурычларын җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкаручылар исә өстәмә премияләр белән дәртләндерелә.

Предприятие техникасы, нигездә, иске булса да, карап-төзәтеп тоткач, аларның туктап торганы, өзеклеккә юл куелганы юк. Бүген техник базаны яңарту юнәлешендә дә чаралар күрелә.

Эшне сыйфатлы итеп башкару ремонт-төзелеш, бизәкләү, штукатуркалау һәм башка эшләр башкаруга килешү төзү өчен конкурсларда катнашу мөм-кинлеге дә бирә. Мәсәлән, “Жилсервис” җәмгыяте кино-видео челтәре, полиция биналарын, Федоровка авылы, Социалистик урамдагы 63нче күпфатирлы йортны ремонтлауга килешү төзү хокукын алырга конкурсларда катнашты. Әлбәттә, хезмәт күрсәтү сыйфатын арытаба күтәрү, каты көнкүреш калдыкларына бәйле эшне камилләштерү, торак фондының уңайлылыгын арттыру эшчәнлектә алга таба да төп өстенлек­ләр булып кала. Коллектив шушы максатта эшли һәм без бердәм көч белән билгеләнгән әлеге үрләргә дә мотлак ирешербез, дигән ышанычта калам.
Читайте нас: