Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика халкы белән туры эфирда аралашу вакытында Уфада тарихи парк төзү проектын гамәлгә ашыру планы каралуын белдерде.Ул “ВДНХ-Экспо” күргәзмә комплексында урнашачак. Тарихи паркта ил һәм республика тарихын чагылдыручы интерактив экспозицияле музей, ә киләчәктә исә заманча сәнгать музее, техника һәм җиһазларга багышланган комплекс булдыру күз уңында тотыла. Балалар өчен мәйданчыклар да корылачак.