+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 апрель 2016, 19:44

Мәсьәлә хәл ителәчәк

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов агымдагы елда – Стәрлетамак шәһәренең алданган дольщиклар проблемасын ачыклау һәм киләсе елда мәсьәләне тулысынча хәл итү бурычы куйды. Бу турыда төбәк җитәкчесе халык белән туры бәйләнеш вакытында белдерде.

Сүз 2013 елда килеп туган хәл турында бара. Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче дистәләрчә кеше “Башстрой” җәмгыяте белән юридик көче булмаган килешү төзи һәм төзелүче йорт өчен акча сала. Арытаба бу компания үзен банкрот дип таный.

– Стәрлетамак шәһәрендә килеп туган хәл – алданган дольщиклар түгел. Бу – кешеләрдән акча җыеп, аларга фатир вәгъдә итүче һәм үз сүзендә тормаучы мошенник. Проблеманы хәл итү юлларын эзлибез, – диде республика Башлыгы.
Читайте нас: