+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 апрель 2016, 19:32

Торак төзелеше — мөһим мәсьәләләрнең берсе

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “туры линия” барышында республика төзелеш базарында кыенлыклар булуын билгеләде. —Торак төзелеше буенча Идел буе федераль округында тоткан алдынгы урынны бирергә теләмибез. Файдалануга тапшырылган торак күләме буенча республика илдә бишенче урында тора. Быел да планны үтәргә ниятлибез һәм 2 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылыр, дип ышанам, — диде Рөстәм Хәмитов.

Ул, шулай ук, ипотекага субсидия бирү, торак төзелешендә саклык акчалары булдыру системасы һәм башка төр федераль программалар гамәлгә ашырылуын билгеләде.

—Төзелеш базарындагы хәлнең тотрыклы булуы мөһим. Тармакта дистәләрчә мең кеше эшли. Киләчәктә дә торак төзелешен үстерүгә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: