Төбәк башлыгы Урал аръягын икътисади үстерү максатлы программасы 2020 елга кадәр озайтылуын билгеләде. Бу максатка дистәләрчә миллиард сум каралган. Яңа социаль, сәнәгать объектлары төзү күзаллана.
—Монда саннар, финанслар турында гына сүз бармый. Беренче чиратта, кешеләр үз башлангычларына ышанырга тиеш. Безнең бурыч— аларга бу юнәлештә ярдәм итү. Урал аръягында икътисади хәл яхшы якка үзгәрәчәгенә ышанам, — диде Рөстәм Хәмитов.
Республика Башлыгы авыл халкының күпләп шәһәрләргә күченүенә карата борчылу белдерде. Статистикага ярашлы, узган ел күрсәткечләре буенча авылларда халык саны кимегән. Бүген төбәктә авыл халкы бары тик 40 процент кына тәшкил итә. Мисал өчен бу саннар Русия буенча — 25, Чиләбе һәм Сведдловск өлкәләрендә 15 процент.
—Бу табигый процесс. Авыл халкы эшле булсын өчен шартлар тудырырга кирәк. Шуңа күрә әлеге программаны арытаба да үстерәчәкбез, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.