+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2016, 02:00

Булдылар, барлар, булырлар Башкортстан татарлары!

Бүген Уфада республика татарларының милли-мәдәни автономиясе конференциясе үтә.Республика халкының якынча дүрттән бер өлешен, ягъни, 2010 елда үткәрелгән җанисәп нәтиҗәләре буенча, 1 миллион 9 мең 295 кешене тәшкил итүче татарлар Башкортстанның иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм рухи-мәдәни тормышында мөһим урын тота. Гасырлардан-гасырларга әлеге бәрәкәтле төбәкне төяк иткән татарлар уртак Ватаныбызның аякка басуында, ныгынуында, яңа үсеш баскычлары яулавында җитди роль уйнаган кебек, милләттәшләребез фидакарь хезмәтләре белән республика үсешенә бүген дә лаеклы өлеш кертә. Авыл хуҗалыгы җитештерүеме ул, сәнәгатьме, социаль тармак яисә рухи өлкәме — милләттәшләребез күпләп яшәүче район һәм шәһәрләр халкы бервакытта да сынатмый, республикадагы башка милләт вәкилләре белән бергә дөнья йөген үз иңнәренә алып, Башкортстаныбызны алга әйди, аның бәрәкәтен һәм данын арттыра. Шөкер, алга да таба шулай булсын!

Бүген милләттәшләребез тормышында мөһим вакыйга — Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең чираттагы конференциясе үтә. Бу җәһәттән “Кызыл таң” гәзитенең бу саны тулысынча әлеге вакыйгага, милләт тарихына һәм Башкортстан татарларының бүгенге тормыш-көнкүрешенә багышлана.
Читайте нас: