+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2016, 02:00

Республика Башлыгы халык белән аралашты

7 апрельдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика халкы сорауларына җавап бирде. “Башкортстан Башлыгы белән сөйләшү” тапшыруы “БСТ”, “Россия-Башкортостан”, “Вся Уфа”, “РБК-Уфа” телевизион каналларында һәм “Спутник FМ”, “Юлдаш” радиостанцияләре аша туры эфирда барды.

Студиядә дүрт телеканал журналистлары эшләде. Моннан тыш, Стәрлетамак, Баймак, Октябрьский, Күмертау, Нефтекама шәһәрләреннән һәм Янгантау авылыннан туры бәйләнешләр оештырылды.

Җәмгысы, 24 марттан алып, Башкортстан Башлыгы исеменә 10 меңнән артык сорау килде. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән эфир барышында Рөстәм Хәмитов аларның утызына җавап бирергә өлгерде.

Сорауларда район һәм шәһәрләрдә халыкны авария хәлендәге торактан күчерү, кече бизнеска ярдәм, капиталь ремонтка ташламалар, даруларга бәяләр, Уфа халкын поликлиника хезмәтләндерүе белән тәэмин итү, күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирү, башка мәсьәләләр күтәрелде. Аеруча зур күпчелекне исә юл төзелеше сыйфатын һәм магистральләрне төзекләндерүгә бәйле сораулар алды. Мәсьәләнең ни дәрәҗәдә кискен торуын сызык өстенә алып, Рөстәм Хәмитов “берлектәге көч белән генә юлларда тулы тәртип урнаштыру мөмкин” булуын билгеләде. Шул ук вакытта, төбәк Башлыгы иң зур җаваплылыкның юлчылар иңендә булуын ассызыклады.

— Юлчылар шуны ныклы аңларга тиеш: алар өчен тук һәм бернинди мәшәкатьсез заман тәмам, — диде Рөстәм Хәмитов, ныклы кисәтеп.

Туры эфир барышында халык яшәешендәге башка көнүзәк мәсьәләләр буенча да җитди белдерүләр булды. “Башкортстан Башлыгы белән сөйләшү” тапшыруы турында җентеклерәк итеп гәзитнең киләсе санында бәян итәрбез.
Читайте нас: