+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2016, 02:00

“Ватанпәрвәрлек үз халкыңны яратудан башлана...”

Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе белән әңгәмә.Бүген республиканың милли-мәдәни тормышында зур вакыйга — “Башкортостан” дәүләт концерт залында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең IV конференциясе үтә. Зур җыенны республика татарлары нинди әзерлек һәм кәеф белән каршы ала? Өченче конференциядән соңгы дүрт ел милләттәшләребез тормышында нинди мөһим вакыйгалар, яңалыклар, уңыш-казанышлар белән билгеләнгән? Өченче конференция карарлары тулысынча үтәлгәнме һәм бу җәһәттән бүгенге җыенда Башкортстан татарларының үсешенә бәйле нинди мөһим документлар кабул ителәчәк? Шушы һәм башка сораулар белән без Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшевага мөрәҗәгать иттек.

— Римма Әмировна, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясен җитәкли башлавыгызга да, аның III конференциясе үтүгә дә дүрт ел. Шушы вакыт оешма эшчән­легендә һәм, гомумән, Башкортстан татарлары тормышында нинди мөһим вакыйгалар белән билгеләнде? Сөйләшүне шуннан башлыйк әле.

— Сүз дә юк, телгә алырлык эшләр, уңыш-казанышлар әлеге чорда шактый булды. Аларның иң истәлеклеләренә, һичшиксез, алда тукталырбыз. Шулай да иң тәүдә гәзит укучыларны безнең оешма белән кыскача таныштырып китү урынлы булыр.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе составында 38 төбәк оешмасы арасында иң зурларының берсе булып тора. Аның эшчәнлеге Русия һәм Башкортстан Конституцияләре, “Иҗтимагый берләшмәләр турында”, “Милли-мәдәни автономияләр турында” федераль законнар, башка норматив документлар белән көйләнә һәм татар халкының милли-мәдәни үсешенә булышлык итүне төп максат итеп куя.

Әйтергә кирәк, безнең оешмага әле узган гасырның 90нчы елларында ук башлангыч бирелә. Әмма рәсми рәвештә ул 2009 елның июнендә генә теркәлә. Тәүге елларда Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе составына өч оешма — Уфа шәһәре, Кушнаренко һәм Благовещен районнары оешмалары гына керә. 2012 елның 21 апрелендә исә автономиянең Уставына аерым үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Шул рәвешле, бүген инде ул 22 районда урындагы оешмаларын булдырып, чын мәгънәсендә Башкортстан татарларын туплаучы һәм берләштерүче үзәк оешмага әверелде. Һәм автономиянең составы моның белән генә дә чикләнмәячәк. 2017 ел ахырына аның составында урындагы оешмалар саны 46га җитәчәк. Моның өчен инде бүгеннән ныклы җирлек әзерләнә.
Максатыбыз — алдагы чорда автономияне барлык мәсьәләләрдә дә Башкортстан татарларының рухи-мәдәни үзәге итеп күрү.

Әлеге максатка ирешү юлында оешманың эшчәнлек даирәсе дә шактый киңәйде. Без бүген татар телен, аның бай милли мәдәниятен саклау һәм үстерү, талантларга юл ачу һәм аларның иҗади эшчәнлегенә ярдәм итү юнәлешендә колачлы эш алып барабыз. Янә килеп, яшь буынны гомумкешелек һәм татар халкының милли-мәдәни кыйммәтләре үрнәгендә тәрбияләү дә безнең эшчәнлек даирәсенә керә. Бу эшләр белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе составында булдырылган туган телне, гаиләдә милли тра­дицияләрне саклау буенча; мәгариф һәм яшьләр белән эш буенча; мәдәният һәм сәнгать буенча; иҗтимагый оешмалар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча; малтабарлык, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү буенча махсус комис­сияләр шөгыль­ләнә.
Читайте нас: