Хәбәр ителүенчә, 7 апрельдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика халкы белән аралашты. “Башкортстан Башлыгы белән сөйләшү” тапшыруы БСТ, “Россия-Башкортостан”, “Вся Уфа”, “РБК-Уфа” телевизион каналларыннан һәм “Спутник-FМ”, “Юлдаш” радиостанцияләре аша туры эфирда барды. Студиядә дүрт телевизион канал журналистлары эшләде, моннан тыш Стәрлетамак, Баймак, Октябрьский, Күмертау, Нефтекама шәһәрләреннән һәм Янгантау авылыннан туры бәйләнешләр оештырылды. 24 марттан алып Башкортстан Башлыгына ун меңнән күбрәк сорау килсә, эфир барышында Рөстәм Хәмитов аларның утызына җавап бирергә өлгерде. Түбәндә туры эфирда яңгыратылган, безнең карашка, иң көнүзәк сорауларга һәм аларга бәйле республика Башлыгының белдерүләренә аерым тукталып үтмәкчебез.
Ташкын хәвеф тудырмасмы?
— Әлбәттә, быел кар күп яуды. Елгаларда боз тыгыннары барлыкка килү куркынычы бар иде. Без барлык җаваплы структураларны да вакытында аякка бастырдык. Шуңа да ташкынны имин үткәреп җибәрә алырбыз дип уйлыйм. Шул ук вакытта республиканың ташкын хәвефе зонасында булуын да онытырга ярамый. Бүген сусаклагычлар ташкынның иң югары ноктасын сындыру мөмкинлеге бирсә дә, яңгырлар явып, кинәт җылытса, елгаларның чамадан тыш күтәрелүе бик ихтимал. Шуңа күрә республикада яшәүче һәркем уяу булырга һәм ташкынга бәйле хәвефсезлек чараларын алдан күрергә тиеш.
Юлларда кайчан тәртип урнашыр?
— Соңгы дүрт-биш елда юл төзелешендә һәм ремонт эшләрендә ярыйсы гына сикереш ясасак та, юлларның сыйфаты барыбызның да күз алдында. Күптән түгел генә Хәйбулла районында булдым. 1200 чакрым аралыкта төрле юл участокларын күрдек: яхшыларын да, начарларын да, коточкычларын да.
Юл сыйфатына бәйле хәлне төзәтү җәһәтеннән нәрсә эшләнәчәк? Беренчедән, апрель ахырына — майның беренче яртысына кадәр юлларда чокырларны ямау эше тәмамланачак. Икенчедән, юл төзелеше сыйфатына игътибарны һәм контрольне бермәбер арттырачакбыз. Югыйсә, бездә начар төзеп кенә калмыйлар, сыйфатсыз материал белән дә эш итәләр. Һәм брак ясаучылар “шабашник”лар арасында гына түгел, эре компанияләр арасында да бар. Бу җәһәттән “Дортранстрой”, “СУ-820”, “Башкиравтодор” компанияләре эшчәнлегенә карата җитди дәгъва белдереп, аларның төзелеш сыйфатына карашын тамырдан үзгәртү таләбе куям. Өченчедән, безгә заманча технологияләр кирәк. Заводлар ел эчендә сафтан чыгучы төзелеш материалы түгел, ныклы, чыдам асфальт-бетон кушылмасы җитештерә башларга тиеш.
Юлчылар шуны аңласын: алар өчен тук һәм тыныч чор тәмам. Юлларны мондый хәлгә төшерү — адәм көлкесе. Һәм без юлчыларны төзәлергә, үз бурычларын җиренә җиткереп башкарырга мәҗбүр итәчәкбез. Беренчедән, төзелеш яки төзекләндерү эше үткән һәр участокта бу эшләрне башкарган оешманың исеме, адресы язылган транспарантлар урнаштырылачак. Без моны быелдан төзелеш оешмалары өчен мөһим шарт итеп кертәчәкбез. Әйдә, моннан соң юлчылар сыйфатсыз итеп төзеп карасыннар! Икенчедән, республика территориясеннән үтүче федераль юлларны төзекләндерүгә бәйле минем Федераль юл агентлыгы җитәкчесе белән катлаулы сөйләшү булды. Алар төзәлергә, бомбага тотылган кыяфәттәге М-5 юлын, башка федераль трассаларны төзекләндерергә вәгъдә итте. Һәм без бу мәсьәләне җитди контрольдә тотачакбыз.
Мине “республикадагы юллар башка төбәкләрдәге белән чагыштырганда яхшырак хәлдә”, дип тынычландырырга тырышалар. Миңа мондый фикер йөртүләр кирәкми. Безнең республикада юллар яхшы торышта булырга тиеш! Һәм без, һичшиксез, бу тармакта ныклы тәртип урнаштырачакбыз!
Иске торактан күчерү программасы эшлиме?
— Республикада биш елга исәпләнгән халыкны иске торактан яңасына күчерү буенча федераль программа эшли. Аңа ярашлы, без бу максатта 380 мең квадрат метр торак төзергә тиешбез. Моннан тыш, республика программасы да бар. Ул да бәләкәй түгел. Аның кысаларында авария хәлендәге торактан 35-36 мең кешене күчерү күзаллана. Ул 2012 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендәге торакта яшәүче дип табылган гражданнарга кагыла.
Мәсьәлә башкада: авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа торакка күчереп бетүгә, башка йортлар тузып, авария хәленә килә. Шуңа күрә дәүләт әлеге программаларны 2020 елга кадәр дә, 2025 елга кадәр дә озайту хәстәре күрер, дип уйлыйм. Ә инде авария хәлендәге торактан күчерү программасына керүчеләр, мотлак, яңа торак алачаклар. Бу турыда сүз дә булырга мөмкин түгел!
Алданган “дольщик”ларга нишләргә?
— 2010 елдан башлап без 3,5 мең алданган “дольщик”ка бәйле мәсьәләне хәл итүгә ирештек. Бу максатта утызга якын йорт төзелде! Стәрлетамактагы “Башстрой” җәмгыятенә бәйле хәлгә килгәндә, аның белән бәйләнгәннәр, хәтта, алданган “дольщик”лар да түгел. Мошенник аларның акчаларын җыеп, төзелүче йорттан фатирлар белән түләргә вәгъдәләгән һәм бармакны бармакка да сукмаган. Нәтиҗәдә, әлеге дә баягы, халык иза чигә.
Әлбәттә, биредә мәсьәләне турыдан-туры хәл итү юлы юк. Без сезгә бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә йорт төзеп бирә алмыйбыз. Мәсьәләне чишү юлларын минем белән, төзелеш тармагы өчен җаваплы вице-премьер белән очрашып берлектә эзләргә тәкъдим итәм. 2016 елда мәсьәләне хәл итү юлын табып, 2017 елда аны хәл итү бурычы куям.
Җир участогын тагын күпме көтәргә?
— 2012 елдан башлап республикада күпбалалы, инвалид бала тәрбияләнүче гаиләләргә җир участоклары бирү буенча программа эшли башлады. Бүген республикада күпбалалы — 37, инвалид бала тәрбияләүче 7,5 мең гаилә чиратта тора. Ягъни 45 мең гаилә түләүсез җир участокларына хокуклы. Әлеге вакытта 22 мең күпбалалы һәм 3600 инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә җир участоклары бирелде. Ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев әлеге мәсьәләне 2020 елга кадәр тулысынча хәл итү бурычы куйды. Бу — гаять катлаулы һәм зур чыгымнар таләп итүче мәсьәлә. Бер участокны инфраструктура белән тәэмин итү өчен 500-700 мең сум, аерым очракларда хәтта 1 миллион сум кирәк. Ягъни калган 25 мең участокка су, электр, газ үткәрү, юл төзү өчен 25-30 миллиард сум таләп ителә. Әлегә бездә андый акча юк. Аңлашыла, бүгенге хәл-шартларда без участокларны барлык инфраструктура белән дә тәэмин итә алмаячакбыз. Шуны күз уңында тотып, иң мөһиме су һәм ут кертү максаты куябыз. Икенчедән, Уфа һәм Стәрлетамакта җир участокларына бәйле мәсьәлә катлаулы булуын исәпкә алып, якын-тирә районнар өлешенә “керәчәкбез”. Әле без ел саен 5-6 мең участок бүләбез. Бу аз. 2020 елга мәсьәләне тулысынча ябу өчен елына 10 мең участок бүлү күрсәткеченә чыгарга тиешбез. Мәсьәләне тиешле вакытка хәл итү — стратегик бурыч һәм без тырышачакбыз.
Урал аръягын үстерү үзәктә калачакмы?
— Урал аръягын үстерү программасы 2020 елга кадәр озайтылды һәм, һичшиксез, тормышка ашырылачак. Бу җәһәттән бик күп социаль һәм җитештерү объектлары төзү күзаллана. Безнең бурыч — халыкны эшлекле булырга, икътисадта үз-үзен табарга һәм шуңардан файда алырга өйрәтү. 2020 елга кадәр билгеләнгән программаның нечкәлекләренә тукталып тормыйм. Шуны гына әйтәм — аның кысаларында инвестицияләр күләме генә дә дистәләгән миллиард сум күләмдә каралган.
Бүген мине Урал аръягы районнарына бәйле иң борчыган мәсьәлә — халыкның аннан китүе. Хәтта иң күп туым булган Баймак, Әбҗәлил, Зианчура, Хәйбулла районнарында да халык саны “минус” белән бара. Хәлне тотрыкландыру өчен авыл җирендә эш урыннары булдырырга кирәк. Шуңа да Урал аръягы районнарын үстерү программасын тормышка ашыруга иң җитди игътибар биреләчәк.
Сипайловода — стационар, республикада поликлиникалар кирәк
— Әлеге мәсьәлә көнүзәк, шул ук вакытта катлаулы да. Әйтик, әлегә мин якын елларда башкаланың Сипайлово бистәсендә стационар төзи алырбыз дип әйтәлмим, бу микрорайон халкы 21нче дәваханәдә хезмәтләндереләчәк.
Колгуевский микрорайонында балалар поликлиникасында төзелеш эшләре тәмамланып килә һәм ул ике айдан ишекләрен ачар, дип уйлыйм. Әлбәттә, без шәһәр үзәгеннән ерак булган торак пунктларда ФАПлар, беренче медицина ярдәме күрсәтү пунктлары төзү хәстәре күрәчәкбез. Шул ук вакытта Уфада зур медицина комплексы төзү әлегә каралмый. Гомумән, яңа медицина учреждениеләре төзү планнары байтак. Әмма, кызганычка каршы, төзелешне бүген-иртәгә үк башлаячакбыз дип әйтә алмыйм.
Торак төзеләме, ипотека биреләме?
— Бүген без торак төзелеше күләме буенча Идел буе федераль округында — беренче, ил күләмендә бишенче баскычта торабыз. Максат — төзелеш тармагында хәлнең катлаулы булуына карамастан, узган елгы күрсәткечне саклау, 2 миллион квадрат метрдан күбрәк торак төзү. Чөнки, әгәр дә төзелеш базары җимерелүгә юл куела икән, аны күтәрү бик озак һәм авыр.
Ипотека кредитлавына килгәндә, бездә аны субсидияләү буенча федераль программа, “Русия гаиләләре өчен торак” программасы эшли. Торак төзелешенә акча туплау программасы да халык арасында популяр. Анда берничә мең кеше катнаша. Кыскасы бу өлкәдә хәл ярыйсы ук тотрыклы.
Микрозайм оешмалары һәм коллекторлык агентлыклары эшчәнлегенә чик куелырмы?
— Бу мәсьәләдә мин коллекторлык агентлыклары эш-чәнлеген тыйган Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевны тулысынча хуплыйм. Әгәр ул шундый карар кабул иткән һәм бу Федерация субъекты вәкаләтләренә ярашлы икән, без, әлбәттә, коллекторлык агентлыкларының кыргый эшчәнлеген тыюга юнәлтелгән бу тәҗрибәне өйрәнәчәкбез. Ә инде микрозайм оешмаларына килгәндә, аларга коточкыч процентлар билгеләүне тыючы законга төзәтмәләр кабул ителде. Шуңа да алар хәзер иплерәк булыр, дип ышанам. Ситуацияне без иң җитди контрольдә тотачакбыз.
Үлгәнче түләрбезме?
— Республика Хөкүмәте күрсәтмәсенә ярашлы, 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләр капиталь ремонт өчен 50 процент ташлама алачак, 80 яшьтән соң түләүләрдән тулысынча азат ителәчәк. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга бәйле үтәкүренмәлелекне тәэмин итү җәһәтеннән шуны әйтә алам: төбәк операторы үз сайтын тиешенчә эшкә кушканнан соң әлеге мәсьәләгә тулы ачыклык керер дип ышанам.
“500 ферма” дәвам итәчәкме?
“500 ферма” — уңышлы программа. Аның кысаларында бүген 230-250 хуҗалыкта 350ләп бина төзекләндерелде. Иң мөһиме җитештерүчәнлек артты, продукция сыйфаты, хезмәт шартлары яхшырды. Без бу программаны дәвам итәчәкбез. Биредә безгә авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиеләрен реконструкцияләү буенча федераль программа да зур ярдәм булып тора.
“Башнефть” акцияләре сатылачакмы?
— Бүген “Башнефть” акцияләре пакетының федераль өлеше чыннан да сатуга әзерләнә. Бу — гомум акцияләрнең 50 проценттан күбрәге. Әлеге хәл-шартларда без республика пакетын саклау өчен барысын да эшләргә тиешбез. Республика бюджеты әлеге 25 процент акцияләрдән килгән дивидендлар исәбенә тулылана. Шуңа да бу пакетны саклау — көн таләбе. Ул безгә республикадагы иң эре предприятиеләрнең берсе булган “Башнефть” белән идарә итүдә катнашу хокукы да бирә. Бүген без андагы барлык мәсьәләләрдә дә катнашабыз. Икенчедән, дивидендлар рәвешендә республика казнасын тулыландыручы акча агымы да саегырга тиеш түгел.
Соңгы сүз урынына
“Башкортстан Башлыгы белән сөйләшү” тапшыруы республика халкына үзен кызыксындырган һәм борчыган бик күп сорауларга иң югары җитәкчедән турыдан-туры һәм тулы җаваплар алу мөмкинлеге бирде. Бу җәһәттән, әлеге алым бер яклап власть белән халык арасында диалогны үстерүдә мөһим әһәмияткә ия булса, икенчедән, янә бер тапкыр республикада власть ачыклыгы һәм үтәкүренмәлелеге хакимлек итүе турында сөйли. Ә инде Рөстәм Хәмитовның җаваплары чынбарлыктан аерылмавы, объектив, анык, төгәл һәм гадел булуы, ясалмалылыктан ерак торуы, күтәрелгән мәсьәләләрнең нәтиҗәле чишелешенә дә ышанычны бермәбер арттыра. Әйткәндәй, бу атнада, ягъни 14 апрельдә ил Башлыгы Владимир Путин да үзәк телевидение каналлары аша туры эфирда Русия халкы сорауларына җавап бирәчәк. Бу җәһәттән Башкортстан Башлыгының даими рәвештә республика халкы белән аралашуы әлеге юнәлештә федераль дәүләт стратегиясен тормышка ашыруның да мөһим этабы булып тора.