+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 апрель 2016, 02:00

Башкортстанда эрбет урманнары да шаулар әле!

Күренекле якташыбыз, киң күңелле меценат Мидхәт Хәсәнов бу юнәлештә эшне һәрбер муниципаль берәмлектә җәелдерү башлангычы белән чыкты.Уфада Башкортстандагы экологик хәлгә, яшелләндерү һәм сулыкларны тәртипкә китерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы үтте. Ул күренекле якташыбыз — Төмән өлкәсенең В. И. Муравленко исемендәге иҗтимагый фонды вице-президенты, Ханты-Манси автономияле округы — Юграның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мидхәт Хәсәнов башлангычы белән оештырылды.

Мидхәт Равил улы Авыргазы районының Толбазы авылында туган. Совет армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң Ханты-Манси автономияле округының Радужный шәһәренә эшкә килгән һәм шунда төпләнеп калган. Бар гомере һәм хезмәт эшчәнлеге әлеге субъект белән бәйле булса да, тормышта зур уңыш-казанышларга ирешкән Мидхәт Хәсәнов кече ватаны, якташлары белән дә тыгыз аралашып яши, аларга изге башлангычларында һәрдаим ярдәм кулы суза, башкаларны да үзе үрнәгенә ияртә.

Мәсәлән, кышын елга-күлләрдә балыкларның һава җитмәүдән тончыгуына юл куймас өчен, ул Авыргазы районы кешеләренә 47 данә боз бораулагыч бүләк иткән. Шул рәвешле быел гына 30 гыйнварда оештырылган акция барышында Авыргазы районында урнашкан елга-күлләрдәге боз япмасын тишкәләргә өч меңнән артык кеше чыккан. Яз, җәй, көз айларында исә аның башлангычы белән даими рәвештә елга-күл ярларын тәртипкә китерү өмәләре үткәрелә. Шул рәвешле авыргазылылар балыкка бай сулыкларда ял итеп, алардан рәхәтләнеп файдаланып кына калмый, туган як табигатен тиешенчә саклый, кадерли дә!

“Түгәрәк өстәл” утырышы барышында Мидхәт Равил улы янә бер мөһим башлангыч — районда эрбет агачлары һәм ак гөмбәләр утырту тәкъдиме белән чыкты. Моның өчен ул эрбет чикләвеген дә, орлыкларны да хәстәрләгән. Сөйләшү барышында ул белемнәре белән уртаклашты, ә тиешле инструкцияләрне, тәү чиратта, мәктәп директорына тапшырды. Әйткәндәй, күп кенә район мәктәпләре территорияләрендә инде бүгеннән әлеге шәхес башлангычы һәм ярдәме белән эрбет агачлары күкрәп утыра.

Туган як табигатен саклау юнәлешендә колачлы эшчәнлек алып бару белән бергә, Мидхәт Хәсәнов ветераннар турында да зур хәстәрлек күрә. Аның турыдан-туры катнашлыгында республикада беренчеләрдән булып Авыргазы районында тыл эшчәннәренә һәйкәл урнаштырылды.

Ил Президенты Владимир Путинның 2017 елны Русиядә Экология елы дип игълан итү тәкъдименә бәйле дә Мидхәт Хәсәнов “түгәрәк өстәл” утырышында үз уй-фикерләре белән уртаклашты. Аның белдерүенчә, киләсе ел Башкортстанда да мотлак сулыкларны тергезү, балыкны коткару, барлык муниципалитетларда да эрбет агачлары, гөмбә, җиләкләр утырту белән билгеләнергә тиеш. Ә инде кече эшкуарларга һәм үз ярдәмче хуҗалыгында экологик яктан чиста продукция җитештерүчеләргә ярдәм йөзеннән Мидхәт Равил улы “Муниципаль берәмлекләр товар җитештерүчеләре ярминкәсе” оештырырга тәкъдим итте.

— Бу башлангычның өстенлекләре бик күп. Беренчедән, җитештерүчеләр продукциясен арадашчылардан тыш, турыдан-туры тәкъдим итәчәк. Икенчедән, ярминкәдә экологик яктан чиста, консервантлар кушылмаган продукция генә сатылачак. Өченчедән, финанслар шул муниципаль берәмлектә калачак, бу исә халыкның яшәешендә уңай чагылыш табачак, яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирәчәк, — ди Мидхәт Хәсәнов.

Сөйләшү ахырында киң күңелле якташыбыз “түгәрәк өстәл”дә барлык катнашучыларга да истәлекле китаплар, буклетлар, эрбет һәм ак гөмбә орлыклары, аларны карау буенча инструкция өләште. Һәм, һичшиксез, туган ягына, тарихи ватанына тагын да әйләнеп кайтырга вәгъдә итте. Димәк, күренекле якташыбызның гомум республика, аның күпмилләтле халкы мәнфәгатендәге изге эшләре арытаба да дәвам итәчәк.

Наилә Якупова,
“Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы”
ассоциациясенең матбугат секретаре.
Читайте нас: