+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2016, 02:00

Уфа сәләтле яшьләрне җыя

18-19 апрельдә башкалада “Интеллектуаль милек яшьләр күзлегеннән” дигән темага Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция үтәчәк.

Конференция Башкортстанда беренче тапкыр “Интеллектуаль милек – XXI гасыр” IX Халыкара форумы кысаларында үткәрелә. Форумны оештыручылар – Федерация Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитеты, Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы (ВОИС), Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Русиянең Фундаменталь тикшеренүләрнең фонды һ. б.

Федерация Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова билгеләп үтүенчә, Уфа яшьләр форумын кабул итүгә тулысынча әзер. Сенатор фикеренчә, конференция илебезнең сәләтле яшьләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Конференциядә патент алган яисә аңа заявка биргән һәм фәнни басмаларда мәкаләләре басылган мәктәп укучылары, студентлар, яшь галимнәр катнашачак. Быел экспертлар хөкеменә 29 төбәктән, ягъни тугыз федераль округтан 262 проект тәкъдим ителгән. Бу узган елга караганда, 2,5 тапкыр күбрәк. Әлеге хезмәтләр арасында күпчелекне социаль юнәлештәге проектлар тәшкил итә.

Проектлар бик күп һәм алар медицина, экология һәм авиатөзелеш өлкәләренә кагыла. Конференциядә иң зирәк уйлап табучыга Бөтендөнья интеллектуаль оешмасының Алтын медале тапшырылачак. Форумда, шулай ук, дәрәҗәле оешманың һәм дәүләт органнарының башка бүләкләре дә ияләрен табачак. Лаеклылар чит ил һәм Русия корпорацияләрендә стажировка үтү өчен сертификатлар белән дә бүләкләнәчәк.

http://ocenka.vashakvartira-ufa.ru
Читайте нас: