Форум илнең унике төбәгеннән 250 яшьләр лидерын җыйды. Атна дәвамында алар тарих, мәдәният, социаль өлкә һәм икътисад юнәлешләрендә белемен камилләштерде һәм фикер алышты. Яшь лидерлар өчен, шулай ук, төрки мәдәният буенча мастер-класслар, социаль-проектлау буенча тренинглар, әйдәүче экспертлар катнашлыгында панель дискуссияләре оештырылды. Кыскасы, шушы көннәр эчендә форумда катнашучыларны төрки халыклар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән мөмкин кадәр күбрәк таныштыру максаты куелды. Аның асылына исә яшьләрне федераль власть органнары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, илнең әйдәүче югары уку йортлары профессорлары, күренекле кинорежиссерлар һәм спортчылар төшендерде.
Форум ахырында яшьләр лидерлары ил Президенты Владимир Путин исеменә мөрәҗәгать кабул итте. Аерым алганда, алар төрки яшьләрне һәм халыкара, милләтара өлкәләрдә яшь белгечләрне берләштерүче бердәм оешма төзү башлангычы белән чыкты. Яшьләр аны Уфаның Ленин урамындагы 72нче йорт диварында граффити алымы белән ясалган “Төркиләр алтыны” форумының мәңге яшел шәҗәрә агачы янында укыды һәм видеога төшерде. Ахырда мөрәҗәгать форумны ябу тантанасында яңгыратылды.
Форумның мөһим йомгакларыннан түбәндәгеләрне дә атарга кирәк: Русия территориясендә туризмны үстерү, инновацион форматларда төрки мәдәниятне популярлаштыру, русиялеләрнең милли-мәдәни белемен күтәрү, бердәм милләтара мәгълүматлаштыру платформасы төзү, эшкуарлык, шул исәптән төрки кәсебен үстерү буенча уникаль проектлар эшләнде. Алар, әлбәттә, форумның төп максатын — яшьләр арасында милләтара татулыкны ныгытуга һәм Русия халыкларының бер-берсенең мәдәниятен баетуга сизелерлек өлеш кертер дип ышанырга кирәк.
Яшь лидерларга форумда билгеләнгәннәрне чынбарлыкта тормышка ашыру өчен дә тиешле җирлек тудырылган. Әйтик, алар арасыннан биш кеше Җиңү көне уңаеннан Берлинда оештырылачак актив яшьләр конференциясенә юллама алачак, үзләрен эшлекле сыйфатлары белән танытучылар “Клязьмада мәгънәләр территориясе” Бөтенрусия яшьләр мәгариф форумының “Халыкара һәм милләтара мөнәсәбәтләрдә яшь белгечләр” сменасында һәм “Евразия” Халыкара яшьләр мәгариф форумында катнашырга тәкъдим ителәчәк. Ягъни яшь лидерларга милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча үз башлангычларын, проектларын алга таба да үстерергә мөмкинлекләр зур булачак. Шулай икән, бу юнәлештә Уфада яралган идеяләрнең ил күләмендә тормышка ашырылуын да көтәргә кирәк.
Әйтергә кирәк, ил Президенты Владимир Путин да “Төркиләр алтыны” форумында катнашучыларга юллаган тәбрикләү телеграммасында Уфа форумының гаять мөһим әһәмияткә ия булуын сызык өстенә алды. Мондый чаралар җәмгыятьне туплауга, яшь буында югары әхлакый идеалларга, Русия халыкларының бердәм тарихына сакчыл караш тәрбияләргә булышлык итә”, — дип белдергән ил җитәкчесе.
Башкортстанның халыклар һәм милләтләр арасында дуслык-татулык традицияләрен ныгытуга мөһим өлеш кертүен һәм республикада бу җәһәттән зур тәҗрибә туплануын ил Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсәлам Магомедов та билгеләде.
— Бу өлкәдә сез әйдәп баручыларның берсе булып торасыз. Һәм мондый мәртәбәле форумның сездә үтүе дә Башкортстанның һәм Уфаның төрки республикаларның мәдәни һәм сәяси башкалаларының берсе булуы хакында гына түгел, бөек илебездә шундый урын тотуы хакында да сөйли, — диде ул.
Милләтләр эшләре буенча агентлык җитәкчесе Игорь Баринов исә милли сәясәт өлкәсендә, гомумән, Башкортстанны бөтен илгә үрнәк итеп куйды.
— Социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре күрсәтүенчә, Башкортстанда этноконфессиональ өлкәдә хәл тотрыклы. Биредә милли яисә дини үзенчәлекләргә бәйле кысрыклаулар, чикләүләр юк. Бу гасырлар дәвамында шулай килә. Башкортстан төрле халыкларның бер-берсе белән сыешып яшәве буенча гына түгел, республика җитәкчелегенең бу юнәлештә колачлы эшчәнлек алып баруы җәһәтеннән дә башкаларга яхшы үрнәк була ала, — диде ул форумдагы чыгышында.
Һичшиксез, милләтара һәм конфессияара татулык республикада үткәрелүче дәүләт сәясәтендә төп өстенлек булып тора. Моны форум барышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов янә бер тапкыр сызык өстенә алды.
— Халыклар арасында татулык, ихлас мөнәсәбәтләр, бер-береңә карата ихтирам — иң төп кыйммәтләр. Бу — һәр җәмгыятьнең нигезе. Әлбәттә, икътисади үсеш мәсьәләләре дә мөһим. Шулай да барлык нәрсәнең дә нигезендә милләтара татулык һәм килешеп яшәү ята, — диде ул, бу уңайдан үз фикерен белдереп.
Иң мөһиме — мондый белдерүләр сүздә генә калмый, республикада бу юнәлештә көндәлек анык эш белән тормышка да ашырыла. Мәсәлән, милли сәясәт өлкәсендәге соңгы чордагы төп вакыйгаларны гына барласак та, республикада гомер кичерүче төп өч халыкның — урысларның, башкортларның һәм татарларның — зур җыеннары үтте. Атап әйткәндә, узган елның ноябрендә IV Бөтендөнья башкортлары корылтае, быел март ахырында Башкортстан урыслары соборының IV съезды, апрель башында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең IV конференциясе узды. Әйтергә кирәк, милли җыеннарны югары дәрәҗәдә үткәрү максатында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары рәислегендә эшче төркем оештырылды, Уфаның иң күркәм мәдәният сарайларының берсе булган “Башкортостан” дәүләт концерт залы бирелде һәм иң мөһиме, аларның барысы да бер милләт эченә бикләнмичә, күпсанлы иҗтимагый һәм милли-мәдәни оешмалардан вәкилләр һәм, әлбәттә, милли сәясәт өчен җаваплы җитәкчеләр катнашлыгында үтте. Милли җыеннар карарлары да, аерым милләт проблемалары белән генә чикләнмичә, Башкортстанда гомер кичерүче барлык халыкларны да икътисади, социаль һәм милли-мәдәни яктан үстерү, аларның тормыш-яшәеш шартларын арытаба яхшыртуны үзәккә чыгарды.
Әлбәттә, республикада һәр милләткә сүздә генә түгел, чынбарлыкта, анык эш-гамәлләрдә шушы рәвешле тигез мөнәсәбәт булу халык тарафыннан да һәрдаим хуплап кабул ителә. Ә аның иң мөһим нәтиҗәсе — республикада тынычлык, милләтара татулык һәм дуслык хакимлек итә. Бу җәһәттән бер нәрсәгә генә игътибарны юнәлтәбез: соңгы алты елда республикада да, аның башкаласы Уфада да милли нигездә нәрсәгәдер канәгатьсезлек белдереп бер генә урам җыенының да, митингның да, транспарантлар күтәреп чыгу очрагының да булганы юк. Ә бит ил субъектларына күз салсаң, барлык җирдә дә бездәгечә тынычлык тантана итми, баш күтәрүләр дә, митинглар да булып тора. Хәер, нигә ерак китәсе? 2010 елга кадәр безнең республика өчен дә, шул исәптән милли нигездә, митингларның, ачлык игълан итүләрнең әледән-әле кабатланып торуы ят күренеш түгел иде. Һәм ничек кенә әле! Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: бүген республикадагы милли сәясәт һәркемне канәгатьләндерә икән, димәк, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт, элекке хаталардан арынып, аны дөрес юнәлешкә сала алды. Һәм моның өчен республика җитәкчелегенә, чын-чыннан, әфарин дияргә кирәк.
Милли җыеннарга әзерлек чорында тагын бер нәрсә күзгә ташланды: власть үткәргән милли сәясәттән гаеп эзләргә маташучыларның күпчелеге — 70-80 яшьне узган, ягъни милли хәрәкәткә 90нчы елларда килгән кешеләр. Алар әлегәчә шул чор проблемалары белән яши һәм, дөресен генә әйткәндә, бүген инде вәзгыятьнең тамырдан үзгәрүен, җәмгыятьнең бөтенләй башка кыйммәтләр белән яшәвен аңлап та бетерми. Алар — ул чордагы милли мохит тудырган кешеләр, һәм шул чорда тукталып калганнар да. Шунысы сөендерә: яшь буын арасында урыста да, башкортта да, татарда да үз милләтен генә өстен куючы, “милли кәрт”не уйнатырга маташучы, ызгыш-гауга чыгарырга тырышучы кешеләр юк дәрәҗәсендә. Димәк, республика җитәкчелеге үткәргән акыллы милли сәясәт халыкны милли-мәдәни тәрбияләү өлкәсендә дә тиешле нәтиҗә бирә һәм монысы милләтара һәм халыкара татулыкны ныгытуга бәйле глобаль максатка ирешүдә тагы да әһәмиятлерәк түгел микән әле?! Һәрхәлдә, яшьтән үк башка милләт кешесенә, аның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы һәм игътибарлы булган буын, җәмгыятьтә шундый сәламәт мохит саклана икән, ул беркайчан да милләтара низагка бармаячак дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин. Ә бу республикада гына түгел, илдә дә, дөнья дәрәҗәсендә дә төп бурыч, максат һәм өстенлек! Шөкер, без инде моңа ныклы ирешү юлында. Бу җәһәттән Башкортстандагы уңай тәҗрибә, безнең җирлектә үткән һәртөрле мәртәбәле форумнардагы идея-башлангычлар ил, дөнья күләмендә дә милләтара һәм халыкара татулыкны ныгытуга юл ярсын, Русиянең бердәмлеген һәм бөтенлеген үстерүгә хезмәт итсен!