Яшьләр иҗаты – икътисад ихтыяҗы
Уфада үтүче форум интеллектуаль милекне үстерү җәһәтеннән мөһим мәйданга әверелер дигән теләктә калыйк.Кичә Уфада “Яшьләр күзлегеннән интеллектуаль милек өлкәсендә төбәк программалары һәм проектлары” дигән Бөтенрусия яшьләр фәнни-гамәли конференциясе эшли башлады. Аны оештыручылар – Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты, Башкортстан Хөкүмәте, Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент), Бөтендөнья интеллектуаль милек берләшмәсе, Русия фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм Русиянең интеллектуаль милек дәүләт академиясе.