+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 апрель 2016, 02:00

Алкоголь базарындагы xәл тикшерелә

Этил спирты әйләнеше, алкоголь һәм спиртлы эчемлек өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләсен тикшерү буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайның эшче төркеме республиканың алкоголь базарындагы хәлне тикшерә башлады. Утырышта бурычлар, шулай ук, ачыкланган проблемаларны хәл итүгә җаваплы вәкилләр билгеләнде.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев билгеләвенчә, Русия буенча тоташ алганда, алкоголь базарындагы хәл көннән-көн катлаулана: лицензияле алкогольнең күмәртәләп һәм ваклап сату күләме кимү күзәтелә. Сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр кулланудан үлем очраклары да теркәлгән. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, Башкортстанда гыйнвар-март айларында 41 кеше әлеге продукциядән агуланып үлгән.

– Хәл бик җитди, – диде Константин Толкачев. – Тәҗрибә күрсәтүенчә, гамәлдәге хокукый көйләү системасы кулланучыларны суррогаттан саклап кала алмый. Алкогольне сату кагый­дәләрен катгыйлату, беренче чиратта, легаль җитештерүчеләр кесәсенә суга. Сыйфатсыз спирт җитештерүчеләр, җәмгыятькә зур зыян китерүләренә карамастан, үз бизнесларын уңышлы дәвам итә. Бу юнәлешне бетерү, мондый төрдәге эшчәнлекне икътисади яктан файдасыз итү зарур. Моның өчен законнарга үзгәрешләр кертү дә, дәүләт власте органна­рының берләшеп эшләве дә мөһим.
Читайте нас: