+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 апрель 2016, 02:00

Кадерен белгәндә әҗерен бирер

2050 елга планетада тугыз миллиард кешегә җитә алырбызмы?Галимнәр фикеренчә, җирдә акыл белән яшәүче кешеләр 200 мең чамасы еллар элек барлыкка килгән. Гасырлар дәвамында табигать дөньясы аларның төп яшәү чыганагы булып кала. Әмма бигрәк тә ХХ гасырдагы фән-техника, сәнәгать җитештерүе үсеше җир тормышында эзсез калмый. Кешелекнең актив хуҗалык эшчәнлеге тирә-як мохиткә зур зыян сала. Кешеләрне шушы глобаль проблемаларга җәлеп итү максатында Җир көнен билгеләү традициясенә нигез салына.

Бу көнне 70нче елларда беренче тапкыр АКШта билгели башлыйлар, 1990 елдан башлап мондый акцияләр халыкара төс ала. Русиядә Җир көне 1992 елдан үткәрелә. 2009 елда БМОның Генераль Ассамблеясе 2010 елдан башлап Халыкара Җир көнен билгеләү турында карар кабул итә.

Һәр елны Бөтендөнья Җир көнендә галимнәр планетар проблемалар — экология мәсьәләләре буенча фикер алыша. Акциядә төрле җә­мәгать оешмалары катнаша. Иң мөһиме — төрле илләрдә яшәүчегә үз җирендәге тирә-як мохитнең экологик иминлеген тәэмин итүгә өлеш кертү максат итеп куела.

Русиядә, Башкортстанда җирләребезнең кадерен беләбезме? Галимнәр тәкъ­дименә чиновниклар колак саламы? Бөтендөнья Җир көне уңаеннан гәзит укучыларны да Җир-анабызның кадере, аның проблемалары турында уйланырга чакырабыз.

Планетабыз — Җир-анабыз турында нәрсә беләбез соң? Аңа якынча 4,5 миллиард ел. Ул — Кояштан өченче планета. Аның бердәнбер иярчене — Ай. Җир өслегенең 70 проценттан артыграк мәйданын дөнья океаннары били. Экваторның озынлыгы — 40610 километр. Планета өслегеннән аның үзәгенә кадәр ара, ягъни диаметры 6378 чакрымга тиң. Җирдәге иң салкын урын — Антарктика. 1983 елда биредә иң салкын температур рекорд теркәлгән — 89 градус. Планетаның иң эссе урыны булып Калифорниядәге Үлем һәм Ливиядәге Эль Азизия үзәнлекләре исәпләнә. Биредә һава температурасы, шул тәртиптә 55,8 һәм 57,8 градуска җитә.

Әлбәттә, җи­ребез минералларга ифрат бай. Соңгы мәгълүматлар буенча, га­лимнәр аның 4 меңгә якын төрен ачыклаган. Әлеге исемлек ел саен яңа 50-100 минерал белән тулылана. Җир биосферасында берничә миллион төрдәге үсемлек, җан иясе — хайваннар, башка организмнар яши.

Шушы кыскача гына күзәтү дә Җиребезнең никадәр бай һәм яшәеш өчен уңайлы булуын күрсәтә. Кызганычка каршы, бигрәк тә соңгы гасырда кешелек планета язмышына битарафлыгын арттырды. Үз кануннары белән яшәүче җир тормышына кешеләр үзгәрешләр кертергә һәм аны буйсындырырга тырыша кебек. Әмма табигый көчләр үзенекен итә: экологик бәла-каза, табигый һәлакәтләр белән безне кисәтергә тели. Табигый җирләр күпләп сөрелә, елга-күлләр, сулыклар кеше катнашлыгында киптерелә. Мөм­кин кадәр күбрәк табыш алу максатында уңдырышлы плантацияләр “химик экспериментлар” корбанына әверелеп бара. Ни өчен без һаман да Җир-анабыз биргәнне аңа сакчыл караш һәм ихтирам белән кайтара алмыйбыз?

Бөтендөнья Җир көнендә аның язмышына кагылышлы бер генә проблема да читтә калырга тиеш түгел. Ә бит чынбарлык хәтәр һәм хәвефле. Игътибар итегез: дөнья күлә­мендәге туфрак ресурс­ларының 33 проценттан артыгы деградацияләнгән. Русиядә чәчү мәйданнарының, 1990 елдагы белән чагыштырганда, 42 миллион гектарга, ягъни 46 процентка кимүе дә күп нәрсә турында сөйли.

Җир — кешенең яшәеш чыганагы, туклану продуктларының 90 проценттан артыгын бирә ул. Шул ук вакытта, бүген дөньяда 800 миллионнан артык кеше ачлыктан җә­фалана. Галимнәр, 2050 елда Җирдә яшәүчеләр саны 9 миллиардка җитәчәк дип фаразлый. Ул чагында азык-төлеккә ихтыяҗ әлеге күләмнән якынча 60 процентка артырга тиеш. Бу чагыштырулар янә бер тапкыр Җир-анабызга ихтирамлы караш булдыру һәм аны нәтиҗәле файдалану зарурлыгын күрсәтә. Әлбәттә, бу очракта кешеләрнең, табигать кануннарына каршы килеп, туфракны күбрәк химик ысул белән эшкәртүе турында сүз бармый.

— Башкортстанда экология мәсьәләләренә игътибар зур. Әмма туфракның уңдырышлылыгы кимү­гә китерүче сәбәпләрне бетерү буенча эшлисе бар, — диде Русия Фәннәр ак­а­демиясе Биология инс­ти­тутының баш фәнни хез­мәткәре, Башкортстан Фәннәр академия­сенең мөхбир-әгъ­засы, биология фәннәре докторы Фән­гать Хаҗиев. — Республикадагы барлык сөренте җиренең 67 проценты эрозиягә бирешкән. Моның сәбәпләре күп. Әмма ул, нигездә, җир хуҗала­ры-ның җавапсыз­лыгына бәйле. Табигый көтүлек­ләр, печәнлекләр кими. Урман полосалары тиешле дәрәҗәдә утыртылмый. Җире­безнең куәтен саклау өчен бәлки, яңа законнар да кирәкми торгандыр. Минемчә, агротехнология­ләр белән артык мавыкмыйча да без иң зур байлыгыбызны кадерләп саклый алыр идек. Агроэкосистема структурасын тәэмин итә алмавыбыз бик тә кызганыч.

Галим фикере белән килеш­мичә мөмкин түгел. Игътибар итегез: Башкортстанда 1 миллион гектар чамасы җирләр, хуҗасыз калып, уңдырышсыз, ташландык мәйданга әверелгән. Алар тиз арада максатлы файдалануга тап­шы­рылырга тиеш. Әлбәттә, Җир көнен билгеләү башка проблемаларны да үз эченә ала. Биредә экология, урман-сулыклар, көнкүреш калдыкларын җыю, сәнәгать эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләрне дә истән чыгармаска кирәк.

Җирнең хуҗасы кем? Бу сораулар тоташ ил күләмендә фикер йөрт­кәндә дә, авылдагы крестьян ихатасын исәпкә алганда да актуаль. Ил белән илне, күрше белән күршене бәхәсләштерә, низагка кертеп, тарткалаштыра торган байлык ул җир. Үз хуҗасы булганда гына аның кадере була, ул нәти­җәле кул­ланыла. Әйтергә кирәк, уз­ган елларда кабул ителгән җир сәясәте белән бәйле законнар Җиргә булган элекке карашны да үзгәртте кебек. Җир­нең нәтиҗә­лелеген күтәрүдә дәүләтнең роле кимеде, авыл җитеш­терүчесенеке артты.

— Җирнең нәтиҗәлелеге турында фикер йөрткәндә, бу сорауга бертөрле генә җавап биреп булмый, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госманов. — Республикада аграр хуҗалык­ларның өчтән бере, мәсәлән, бик яхшы яши, калганнары — икътисади хәле уртача һәм рентабельлелек тәэмин ителмәгән хуҗалык­лар. Алар карамагындагы җир­ләр дә, беренче чиратта, һәркай­сысының матди ресурсларына бәйле. Киле­шәм, җирне нәтиҗәле файдалана алмаучылар белән сүз кыс­ка булырга тиеш. Башкортстан нигездә игенчелек һәм терлекчелек буенча әйдәүче аграр төбәк. Димәк, иген үстерә алмасак — терлек­челек тә алга бар­маячак һәм кире­сен­чә. Җиргә эшлекле караш һәм мөнә­сәбәт ки­рәк. Әйтергә теләгәнем шул — җир­дән табыш алынмый икән — закон нигезендә аны тартып алырга ки­рәк. Әмма закон җәзага тарттыручы функциясен генә үти дип уйларга ярамый. Яңа закон кабул ителүгә хәбәр­дар булган байтак хуҗалык җитәк­челәре әлегә кадәр эшкәр­телмәгән мәй­даннарда эш башлады. Бу бик яхшы күренеш. Минемчә, соңгы елларда республикада, гомумән, табигый җир ресурсларын файдалану юнәле­шен­дә җитди проектлар кабул ителде. Илдә, республикада, аграр җитеш­терүнең артуы да моны раслый. Хәзер инде проблеманың экологик ягы турында күбрәк уйланырга кирәк.
Читайте нас: