Русия Президенты Владимир Путинның 2012 елның 10 июнендәге указына ярашлы, илдә яңа бәйрәм – Урындагы үзидарә көне булдырылды һәм ул императрица Екатерина IIнең шәһәр халкына бердәм сословие статусы биргән Жалованная грамотасы дөнья күргән көндә – 21 апрельдә билгеләнә. Республикадагы урындагы үзидарә системасы һөнәри бәйрәмне нинди кәеф, уңыш-казанышлар, бурыч-максатлар белән каршы ала? Тармакның киләчәге ничек күзаллана? Шушы һәм башка сораулар белән без “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең башкаручы директорына мөрәҗәгать иттек.– Рөстәм Әхмәтович, сүзне гәзит укучыларны республиканың үзидарә системасы белән таныштырудан башлыйк әле. – Һәркемгә мәгълүм булуынча, республика 54 муниципаль районнан тора. Бездә 9 шәһәр округы, 14 шәһәр һәм 818 авыл биләмәсе бар. Аларда 160 милләттән булган 4 миллионнан күбрәк кеше яши.
Әлбәттә, муниципалитетлар бер-берсенә охшамаган һәм бер-берсен кабатламый. Бу алардагы климатик шартларның төрлелегенә дә, социаль-икътисади үзенчәлекләргә дә, производство тармагының үсешенә дә бәйле. Мәсәлән, бездә үзәктән дә, күршесеннән дә шактый еракта урнашкан кечкенә авыл Советлары бар, аларда бик аз халык яши. Шул ук вакытта, Уфага якынрак халыкның тыгызлыгы күзгә күренеп арта. Мәсәлән, Зилаер районында бер квадрат километрга өч кеше туры килсә, Иглин районында бу күрсәткеч – 24 кеше.
Хәер, муниципалитетлар нинди булуга карамастан, алар уртак бер максатка хезмәт итә. Ул, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, шәһәр һәм авылларда уңайлы һәм хәвефсез яшәү шартлары булдыру. Әйтергә кирәк, бу җәһәттән соңгы чорда урындагы власть эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән бик күп мөһим чаралар күрелде, үзгәреш-яңарышлар булды.
– Үзгәреш-яңарышлар, дигәннән. Мәгълүм булуынча, агымдагы ел “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе өчен ун яшьлек юбилей елы да булып тора. Әлеге чор Ассоциация эшчәнлегендә нәрсәләр белән билгеләнде һәм бурыч-максатларны тормышка ашыруда сез кемгә таянасыз?– Ассоциациянең эшчәнлеге кызыклы һәм күпкырлы. Төп юнәлеш исә – муниципалитетларның урындагы үзидарә үсешенә бәйле фикерләрен өйрәнеп, тәгаен проблема һәм аны мөмкин булган хәл итү юллары хакында власть органнарына җиткерү.
Әлбәттә, йөкләтелгән бурычларны тормышка ашыруда Ассоциация бер ялгызы түгел. Аерым алганда, Бөтенрусия муниципаль берәмлекләр конгрессы, Бөтенрусия урындагы үзидарә советы, Дәүләт думасы Рәисе каршындагы Урындагы үзидарә буенча совет белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Аларның запрослары буенча даими рәвештә республиканың муниципаль берәмлекләре арасында мониторинг үткәрәбез. Анда урындагы үзидарә үсешенә бәйле иң җитди мәсьәләләр үзәккә чыгарыла. Анализ үткәреп, Ассоциация, үз чиратында, норматив-хокукый көйләүгә, торак пунктларны төзекләндерүгә, муниципалитетларның мәгариф, мәдәният, башка өлкәләрдә эшчәнлеген камилләштерүгә бәйле тәкъдимнәрен әзерли. Берләштерелгән башлангычлар Дәүләт думасында, Төбәкләр үсеше министрлыгында, башка федераль ведомстволарда карала.
Әйтергә кирәк, Башкарма дирекциянең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен республикада бөтен шартлар тудырылган. Ассоциация вәкилләре республика дәрәҗәсендәге барлык координацион һәм киңәшмә органнарга кертелгән. Барлык мәсьәләләрдә дә Ассоциация төбәк һәм урындагы власть белән килешеп эшли. Бу җәһәттән Совет белән тыгыз хезмәттәшлек итүче дәүләт власте органнары саны арта бару, әлбәттә, күңелле хәл. Республика Хөкүмәте һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай карарлары да безнең белән килешү үтә.
Ассоциация эшчәнлегендә тагын бер мөһим юнәлеш – муниципаль хезмәткәрләр әзерләү һәм өстәмә укыту. Ул “түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар оештыруны, республика һәм ил күләмендәге конференцияләрдә катнашуны үз эченә ала. Хакимият башлыкларының “Яңа шартларда муниципаль идарә нәтиҗәлелеген күтәрү” дигән темага күптән түгел үткән семинар, урындагы үзидарәнең территориаль оешмаларын үстерү буенча семинарлар циклы, башка чаралар шуларның берничәсе генә. Әлбәттә, мондый чаралар, тәҗрибә уртаклашулар хакимиятләр эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрүдә, муниципалитетлар белән идарә итүдә яңа формаларны ачуда мөһим роль уйный. Социаль-икътисади хәл-шартлар һәм законнар әледән-әле үзгәреп торучы бүгенге вәзгыятьтә бу бигрәк тә мөһим.
– Аңлавымча, муниципалитетларның эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрүдә алар арасында оештырылучы конкурслар да зур әһәмияткә ия?– Әйе, бу – безнең эшчәнлектә кызыклы юнәлешләрнең берсе. Мәсәлән, иң яхшы муниципаль практикага конкурсны Бөтенрусия урындагы үзидарә Советы оештырды. Анда илнең бөтен төбәкләре дә катнаша. Ел дәвамында безнең Ассоциация республика муниципалитетларының иң яхшы тәкъдимнәрен җыя, аларны анализлый, номинацияләр буенча бүлә, аннары конкурста катнашу өчен заявка бирә. Быелгы конкурста Башкортстаннан 30дан артык эш катнаша. Бу җәһәттән аеруча Уфа, Күмертау, Стәрлетамак, Октябрьский, Туймазы, Бөре шәһәрләре, Уфа районы һәм башкалар зур активлык күрсәтә. Конкурска йомгак 21 апрельдә – Урындагы үзидарә көнендә ясалачак.
– Рөстәм Әхмәтович, Ассоциация эшчәнлегендә, уңыш-казанышлар белән бергә, хәл итәсе мәсьәләләр дә аз түгелдер. Гомумән, Сезнең фикерегезчә, урындагы үзидарә нәтиҗәлелеген күтәрү өчен нинди чаралар күрү көн таләбе булып тора?– Безнең илдә, Европа дәүләтләреннән аермалы буларак, муниципаль реформа күптән түгел генә башланды, шуңа да аның нәтиҗәлелеге турында фикер йөртергә әлегә катлаулырак. Шул ук вакытта, урындагы үзидарәнең эшкә сәләтле булуы, ә иң мөһиме – халыкның якланганлыгы нәкъ әлеге система эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәйле. Урындагы үзидарәнең бүгенге торышына бәйле шулай дип әйтер идем: аның киләчәге зур, әмма бүгенгесе катлаулы...
Әлеге вакытта шәхсән мин урындагы үзидарә нәтиҗәлелеген күтәрүнең берничә юнәлешен билгеләр идем. Беренчедән, федераль дәрәҗәдә бюджетара өлкәгә кагылышлы законнарны камилләштерү көн таләбе булып тора. Шунсыз муниципалитетлар үз территорияләрен тотрыклы үстерүгә исәп тота алмый. Җир мәсьәләләренә кагылышлы законнар да камилләштерүне таләп итә.
Икенчедән, урындагы үзидарәне тиешле финанс базасы белән тәэмин итәргә кирәк. Моның өчен кече һәм урта бизнесны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү зарур. Әлеге юнәлешләрне үстермәсәң, социаль түләүләр-субсидияләр, дотацияләр исәбенә генә тормыш сыйфатын яхшыртып булмый, дигән фикердәмен.
Өченчедән, муниципалитет алдында торучы бурычларны нәтиҗәле хәл итәрлек кадрлар потенциалын формалаштыру мәсьәләсе кабыргасы белән тора. Эшкә кабул итү һәрьяклап үлчәнгән булырга тиеш. Муниципаль хезмәткә алганда конкурсларның югары дәрәҗәдә үтүе, муниципаль хезмәткәрләрне укытуны сыйфатлы итеп оештыру зарур. Гомумән, укыту мәктәптән үк башланырга тиеш. Ә инде югары уку йортларында әзерлекне, анда белем алучыларны ахырда муниципаль берәмлекләр хакимиятләренә урнаштыруны да күз уңында тотып оештырырга кирәк. Тәҗрибә күрсәтүенчә, яшьләр эшләгән хакимиятләрдә инновацион һәм прогрессив идарә алымнары нәтиҗәлерәк кертелә. Гомумән, инануымча, муниципаль хезмәттә креатив, белемле, әзерлекле профессионаллар эшләргә тиеш!
– Соңгы чорда урындагы үзидарә эшчәнлегендә халыкның роле дә артканнан-арта. Бу уңайдан республикада эшләп килүче урындагы үзидарәнең территориаль оешмалары нинди нәтиҗә бирә?– Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, “әгәр дә кешеләрне территорияне яисә ниндидер тармак, тармакара комплексны үстерү идеясе берләштерә икән, шул очракта нәтиҗә дә булачак”. Урындагы үзидарәнең территориаль оешмалары да шушы максатны күз уңында тота һәм гражданлык җәмгыятенең беренчел оешмалары булып тора. Бүген республикада 600ләп шундый оешма эшли. Алар аеруча Бүздәк, Чишмә, Мишкә, Краснокама, Хәйбулла һәм Әлшәй районнарында нәтиҗәле үсешә. Болардан тыш, яшәгән урыны буенча халыкның үз оешу формированиеләре дә, алар республикада 24 меңнән күбрәк, нәтиҗәле хезмәт сала. Әбҗәлил, Ишембай һәм башка кайбер районнарда исә “аксакаллар шурасы”, “ак әбиләр клублары” кебек традицион халык институтлары эшли. Урындагы үзидарәне оештыруда алар аерым урын били.
Кызганычка каршы, әлегә Башкортстанда төзелгән урындагы үзидарәнең территориаль оешмаларының җидесе генә юридик берәмлек буларак теркәлгән. Шуңа да бу юнәлештә эшне арытаба дәвам итү, камилләштерү көн таләбе булып тора.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан урындагы үзидарәне оештыруда катнашучы, аның үсешенә өлеш кертүче һәркемне ихлас тәбрик итеп, иң изге теләкләремне җиткерәм. Бергә, бердәм, бергә җигелеп эшләгәндә без күп нәрсәгә ирешәчәкбез, республикада урындагы үзидарә эшчәнлеген яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгара алачакбыз, дигән ышанычта калам!
“Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе
матбугат секретаре Наилә ЯКУПОВА әңгәмәләште.