Мәсәлән, Уфаның Достоевский урамында яшәүче пенсионер хатын йортның, газ һәм мич җиһазларының җимерелүенә зарланды. Башкаланың Ленин районы хакимияте башлыгы урынбасары Флүр Ганиев белдерүенчә, биредә сүз 1927 елда төзелгән ике катлы йорт турында бара. Бина авария хәлендә дип табылган һәм закон белән билгеләнгән тәртиптә сүтеләчәк. Йорт, шулай ук, 2013-17 елларга гражданнарны “авария хәлендәге” торактан күчерү буенча республика программасына кертеләчәк, ул алдагы елда бушатылачак.
Башкаланың Проломная һәм Лагерь урамнарындагы шәхси сектордагы йортларда яшәүчеләр исә тимер юл вокзалын төзегән вакытта ландшафт бозылуына, йортлар астындагы җирнең убылуына китерүе хакында җиткерде. Алар йортларны саклау буенча тиешле чаралар күрүне таләп итә. Үз чиратында, Уфаның Совет районы хакимияте вәкилләре вокзалны реконструкцияләү барышында Проломная һәм Лагерь урамнарыннан туфрак алынмавын, эшләрнең ул урыннан читтә башкарылуын белдерде. Әлеге мәсьәләгә ачыклыкны махсус комиссия кертәчәк. Константин Толкачев, моңа бәйле хәлне җентекле өйрәнеп, экспертиза үткәрергә кушты, аннары инде, шул исәптән гаеплеләргә карата да тиешле чара күрергә мөмкин булачак.
Ә менә Уфа районының Шамонино авылында гомер кичерүче күпбалалы ана кабул итүгә берничә мәсьәлә белән килгән. Атап әйткәндә, аны поселокта юл төзү, урамны яктырту, суүткәргеч һәм су агызу системасының эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр борчый. Ханым белдерүенчә, аның өе “Үз йортым” проекты буенча төзелгән.
Уфа районы хакимияте башлыгы урынбасары Михаил Ивлев аңлатуынча, Шамонино авылындагы автомобиль юллары, инженерлык коммуникацияләре, юл челтәрләре объектларында бүген төзелеш эшләре тәмамланмаган һәм хакимият балансына тапшырылмаган. Поселок территориясе республика милкенә карый, район бюджеты акчаларын җәлеп итеп, анда ниндидер эш башкару мөмкин түгел.
Ике якны да җентекле тыңлап, Константин Толкачев биредәге мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Ул, шулай ук, кирәк икән, тиешле мәгълүматның Башкортстан Хөкүмәтенә җиткереләчәген дә сызык өстенә алды.
Кабул итү барышында республикада хәрби шәһәрчекләрне саклап калу мәсьәләсе дә күтәрелде. Аерым алганда, запастагы полковник 1832 елда Уфаның Карл Маркс урамында төзелгән хәрби шәһәрчек объектларының аяныч хәленә тирән борчылу белдерде. Константин Толкачев Русиянең оборона министры исеменә тиешле мөрәҗәгать әзерләнәчәген вәгъдәләде. Ул әлеге вакытта Оборона министрлыгы карамагында булган бу объектны республика юрисдикциясенә тапшыру зарурлыгын белдерде, ведомство моңа каршы килмәскә тиешлеген сызык өстенә алды.
— Бу объектлар, мәдәни һәм тарихи ядкәр буларак, зур әһәмияткә ия. Алар белән илдәге һәм республикадагы бик күп истәлекле вакыйгалар бәйле. Шуңа да тәүдә аларны җимереп, соңыннан кирпечләп җыю килешкән эш түгел. Халык милке халык мәнфәгатендә файдаланылырга тиеш, — диде парламент спикеры.
Гомумән, Константин Толкачев билгеләвенчә, кабул итү барышында күтәрелгән һәр мәсьәлә иң җитди игътибар үзәгенә алыначак.
— Бүген күтәрелгән һәр мәсьәләне без җентекле өйрәнәчәкбез һәм, әлбәттә, аларны хәл итү юлын табачакбыз, — диде парламент Рәисе.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Һичшиксез, республикада халыкның үзен борчыган мәсьәләләр белән иң югары җитәкчелеккә кадәр турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булу — шатлыклы күренеш. Бу бездә власть белән халык арасында чын-чынлап тыгыз диалог булуы турында сөйли. Ә менә мөрәҗәгатьләрнең күп булуын исәпкә алганда, гражданнар яшәешендәге мәсьәләләрне хәл итү буенча, бигрәк тә урындагы үзидарә дәрәҗәсендә, эшне җанландырасы бар әле. Чөнки гражданны югары җитәкчелеккә җитеш тормыш түгел, чарасызлык китерә...