+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2016, 02:00

Благоварда чернобыльчеләр хөрмәттә!

Благовар районында 6 чернобыльче исәпләнә. Ни аяныч, радиоактив зыян нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар сафы елдан-ел сирәгәя. Әйткәндәй, ике ел элек алар 17 кеше булган. Быел район күләмендәге Хәтер чарасына мәрхүм чернобыльчеләрнең хатыннары да чакырылган иде.

Чернобыль фаҗигасенең 30 еллыгына багышланган митинг Языково авылы физкультура-спорт савыктыру үзәгендә үтте. Анда Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов, “Чернобыль” инвалидлар җәмәгать оеш­масының Башкортстан төбәк идарәсе рәисе Ришат Гайнуллин, Чернобыль фаҗигасе нәтиҗә­ләрен бетерүдә катнашучы, Благовар районы төбәкара суды рәисе Камил Шакиров, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Алар Чернобыль батырларының каһарманлыгы халык хәтерендә саклануын билгеләде. Черно­быльчеләр Шәфкать Лебедзе, Әлфәт Фәизов, Данил Бихе, Әсләм Насыйров, Камил Шакиров, Рима Мөхәмәт­җановага истәлекле бүләкләр һәм махсус билгеләр тапшырылды.

Чернобыль батырлары истәлегенә багышланган ярышлар Благовар районы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Илгиз Халиков башлангычы белән оештырылды.

— Мондый чараны тәүге тапкыр үткәрәбез, — диде ул. Аның тәрбияви әһәмияте гаять зур булуын билгеләр идем, чөнки чернобыльчеләр батырлыгы яшь буын вәкилләре күңелендә мәң­гелеккә калачак.

Өстәл теннисы буенча ярышларда һәрберсе бишәр спортчыдан торган 10 команда катнашты. Беренче урынны Таң мәктәбе командасы (тренеры Ирек Имаев) яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Мирный (Рөстәм Сәгыйтов), Иске Күчәрбай (Илшат Исламов) командалары чыкты.
Читайте нас: