Шул ук вакытта, Башкортстан үзенең табигый мөмкинлекләре белән елкычылыкны гына түгел, кымыз җитештерүне дә яңа биеклеккә күтәрергә сәләтле. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада савым бияләре саны 53 мең баштан арта. Аларның һәркайсыннан елына уртача 600 литр сөт савып алына. Ә республикада җитештерелгән кымызның тулай күләме 3 мең тоннага да җитми иде. Билгеле, соңгы 2-3 елда “боз кузгалды”. Башкортстанның үзе өчен күрсәткеч канәгатьләнерлек булмаса да, республика әлеге шифалы эчемлекне җитештерү буенча Русиядә лидер булып тора. Ягъни, илдә җитештерелгән кымызның 80 проценты — безнең өлеш. Әлегә тармак мөмкинлегенең нибары 10 проценты гына файдаланыла. Кымыз җитештерүне арттыру елкы асраучылар хезмәтенә генә бәйлеме? Шифалы эчемлекне республика бренды дәрәҗәсенә күтәрү өчен нинди чаралар күрү таләп ителә? Конференциядә һәм аннан соңгы эзләнүләрдә без шушы сорауга җавап табарга тырыштык.
Кымызның дәвалау үзенчәлекләренә ия шифалы эчемлек икәне бөтен дөньяда мәгълүм. Кытайда аны ике мең еллар элек үк файдалана башлаганнар. Евросоюз илләрендә кымыз башка исем белән йөртелсә дә, аның тәмен һәм сихәтен яхшы беләләр. Алга киткән илләрдә натураль продуктның бәясе дә, аңа ихтыяҗ да зур. Алар кымызны, нигездә, туңдырып саклый һәм куллана, ә Русиядә сакланышын тәэмин итү өчен аны порошок хәленә китерәләр.
Үзебездәге натураль продуктның кадерен беләбезме? Кымыз җитештерүне арттыруга комачаулаган бер генә сәбәп тә юк кебек. Төп бәла — аңа ихтыяҗ аз, ни өчендер кешеләр шифалы ризыкка битараф. Биш дистә еллар элек кымыз республикадагы барлык дәвалау-савыктыру учреждениеләрендә менюга кертелгән булса, хәзер андыйларның саны бишкә дә тулмый. 7-8 ел элек һәр хуҗалыкның диярлек үз кымызчылары бар иде. Хәтта авыл кешеләре җәйге чорда аны иркен сатып алалды. Билгеле, аграр реформалар башлангач, хуҗалыкларга елкычылыкның файдасы кимегәч, тармак сүрелде. Дөресрәге, ихтыяҗ кимеде. Шунысы куанычлы, Башкортстанда ил төбәкләре арасында беренчеләрдән булып кымыз җитештерүне дәртләндерү буенча җитди чаралар күрелә башлады.
— Республикада елкычылык тармагы үсешенә ярдәм итү һәм кымыз җитештерүне яңа дәрәҗәгә күтәрү максатында министрлык тарафыннан программа кабул ителде. Аны федераль ведомство хуплады һәм арытаба тормышка ашыру өчен ил һәм республика казнасыннан 2011 елда 49 миллион сум акча бүленде. Бу акча сөт елкычылыгын үстерүгә тотынылган чыгымнарның бер өлешен компенсацияләргә ярдәм итте. Җитештерелгән һәр литр бия сөте өчен эре аграр предприятиеләр генә түгел, фермерлар да субсидия алды. Дәүләт киләчәктә дә мондый ярдәмне туктатмаячак, — диде авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин.
Күренүенчә, республикада кымыз җитештерүчеләр үз проблемалары белән язмыш кочагында калмаган. Аннары, бу шөгыль табышлы булуын да истән чыгарырга ярамый.
Саннар телендә. Һәр бия елына уртача 600-700 литр сөт бирә. Бу — 60 мең сум керем дигән сүз. Сыер сөтенең литрын 18-20 сум дип исәпләгәндә, кымызның хакы өч тапкыр кыйммәтрәк.
Кайсы районда кымызны күбрәк җитештерәләр, дигән сорау куйганда, әлбәттә, әбҗәлиллеләргә тиңнәр юк. Узган ел район буенча 5790 центнерга җиткән ул. Биредә бу шөгыльгә ныклап тотынганнар. “Казмаш” җәмгыяте, мәсәлән, көн саен 700 литр кымыз җитештерә ала. Алар кымыз сату өчен махсус кибет һәм кафеларны җәлеп итәргә әзерләнә. Бәләбәй районында натураль продукт 4147 центнер җитештерелгән, 2013 ел белән чагыштырганда үсеш 121 процент тәшкил итә. Учалы районы хуҗалыкларында сихәтле эчемлек җитештерү 19,3 процентка үскән. Кымыз осталары үз продукциясен Чиләбе шәһәре һәм өлкәсендәге шифаханә учреждениеләренә сата.
Узган ел республиканың 40 районында кымыз җитештерү белән шөгыльләнсәләр, калганнарында бу эш бөтенләй оештырылмаган. Алар исәбендә Илеш, Чакмагыш, Кушнаренко, Благовар, Дуван районнары да бар. Ә бит кайчан гына алар бу юнәлештә лидерлар исемлегендә иде. Кымыз җитештерүче 40 районның 14енең генә даими кулланучылары бар. Алар, нигездә, урындагы ял йортлары белән хезмәттәшлек итә.
— Кымыз җитештерүне арттыру турында сүз алып барабыз икән, аны сәүдә челтәрләренә илтү һәм анда саклау проблемаларын да истән чыгармаска тиешбез, — диде конференциядәге чыгышында “Уфимская” дәүләт завод-конюшнясы директоры Рөстәм Сәетов. — Кымызны еш кына авыл хуҗалыгы продукциясе сатуга махсуслашкан фирма кибетләре дә кабул итәргә теләми. Калганнарында китерелгән кымыз сәгатьләр буе ярдәмче хуҗалык биналарында ятарга мәҗбүр. Мондый хәлдән соң, билгеле, аның сыйфаты турында сүз алып бару да урынсыз.
Рөстәм Сәетов, шулай ук, милли эчемлекнең сәүдә нокталарында үз урынын алалмауга зур борчылу белдерде. Җитәкче фикеренчә, кымызның кеше организмына никадәр файдалы икәнен аңлатучы реклама җитешми. Реклама дигәннән, авыл аша узган зур юл буйларында, бигрәк тә җәй көннәрендә кымыз сатучылар ишәя. Алар-ның нинди савытка тутырылуы да билгесез. Ихата шартларындагы мондый бизнес, әлбәттә, табыш китерә торгандыр. Тәменә дә дәгъва булмас. Әмма ГОСТ таләпләреннән ерак торган бу эчемлекнең шикле булуын истән чыгармаска кирәк. Ә бәлки, мондый сәүдәгәрнең эшчәнлегенә төрле дәрәҗәдәге контрольлек итүче органнарның игътибарын көчәйтергә вакыттыр?
Бу мәсьәләдә “119нчы Уфа ат заводы” җәмгыятенең башкаручы директоры Александр Кимның фикере игътибарга лаек.
— Сыйфатлы кымыз беркайчан да арзан булмый. Әгәр дәүләт моңа кадәр булган ярдәмен туктатмаса, безнең ялган кымызчылар белән көрәшергә көчебез җитәчәк. Сәүдә базарында билгесез җитештерүчеләрнең арзан кымыз сатуы, гомумән, Башкортстан кымызы дигән данны төшерә. Фальсификат белән бергәләп көрәшергә кирәк. Минемчә, җитештерүчеләргә кулланучылар белән турыдан-туры элемтәгә керү отышлырак. Миңа бик гаҗәп тоела: теге яки бу тендерны үткәндә читтә калабыз, ә Мәскәүдә яхшы кымыз кирәк булганда һәрвакыт безгә мөрәҗәгать итәләр, — диде Александр Алексеевич.
Әйткәндәй, республикада кымыз җитештерүне арттыруда дәвалау-савыктыру учреждениеләре белән генә чикләнү үзен аклыймы? Яңа регламентка ярашлы, 2012 елдан аны дәвалау өчен файдалы булган медикаментлар исемлегенә керттеләр. Аңа кадәр ул шифалы эчемлек буларак кына тәкъдим ителә иде.
Шул ук вакытта.
Галимнәр фикеренчә, Русиядә имчәк бала яшендәге 130 мең сабыйны ясалма тукландыру өчен ел саен 20 миллион тонна бия сөте кирәк. Эш шунда, бары тик бия сөте генә үзенең составы буенча ана сөтенә тиң. Анда кешегә кирәкле алыштыргысыз 20 аминокислотаның 17се бар.
Әлбәттә, республикада кымыз җитештерүне арттыру проблемасының җитештерүчеләргә генә бәйле булмавын танырга кирәк. Безнең карашка, ихтыяҗны үстерергә этәргеч бирүче чараларга игътибарны көчәйтү мөһим. Ә бәлки, башкортстанлыларны кымыз эчү культурасы, традициясе белән тиешенчә таныштыру җитмидер? Югыйсә, дөнья күләмендә кешеләрне савыктыру буенча зур казанышларга ирешкән кытайлылар юкка гына кымызны ике мең ел элек куллана башламас иде.