Мине карантин бүлекчәсе начальнигы Игорь Вязов каршы алды. Бик зур тикшерүләр үткәннән соң, тимерчыбык белән әйләндереп алынган территориягә үтеп кердек. Бинаның икенче катына мендек. Каршыбызга берәм-сәрәм махсус киемдәге тоткыннар очрады, әлбәттә, ялгыз гына түгел, мотлак колония хезмәткәре озатуында. Барысы да ачык итеп исәнләшә. “Бу катта безнең “Возрождение” студиясе урнашкан, әле егетләр шунда эшли, фильмнар төшерә”, дип аңлата Игорь Александрович. “Тоткыннармыни?” “Кемнәр булсын инде?” — дип елмая ул. “Алар шушы ук бинаның теге ягында урнашкан бүлмәләрдә яши”. Минем аптырап калуымны күреп: “Бездә шундый система, монда камералар да, тимер рәшәткәләр дә юк”, дип өстәп куя.
Ә бит контингент нинди? Барысы да диярлек кеше үтергән, өчәр-дүртәр тапкыр җинаять кылып, тәүбәгә килмәүчеләр дә шушында тупланган. Әлбәттә, араларында ялгыш юлга басуларына үкенүчеләр дә, иреккә чыгуларына ике сәгать үтү белән яңа җинаять кылып, киредән шушында китерелүчеләр дә бар. Мәсәлән, Русланга бер айдан 30 яшь тула, шуның ун елын биредә үткәргән. Ул кеше үтергән. Хәзер инде, тәүбәгә килеп, өч елдан иреккә чыгасын түземсезлек белән көтә. Егет монда югары белем ала, Көнчыгыш икътисад университетының алтынчы курсында дистанцион тәртиптә укый. Мәгълүмати технологияләр белгече булачак. Руслан белән бергә тагын өч кеше югары белем үрләрен яулый. Әйткәндәй, урта белеме булмаган тоткыннар монда мотлак укытыла, чөнки иреккә ул ниндидер һөнәр алып чыгарга тиеш. Шушында урнашкан 145нче һөнәрчелек училищесы агач эшкәртү станокларында эшләүчеләрне, станок һәм мебель җитештерү мастерларын, электр монтерларын, тегү җиһазлары операторларын әзерли. Руслан студиядә дә эшли, фильмнар төшерә. Аның Бөтенрусия “Быть добру” конкурсына җибәрелгән “Игрушки” фильмы бер номинациядә җиңү яулаган. Бу ачык йөзле, ак чырайлы, чандыр буйлы егет хатасын аңлаган кебек тоелды миңа. Яңадан шушында әйләнеп кайту турында сүз чыккач, ул: “Юк!” дип әйтсәм, бернәрсә дә әйтмәгән булып чыгам”, диде...
Изгелек дигәннән, колониядә 2010 елдан алып “Чит балалар булмый” дигән хәйрия акциясе үткәрелә. Ел саен бер социаль учреждениегә ярдәм күрсәтәләр. Былтыр ДОКта урнашкан балалар социаль приютына оекбашлар, бияләйләр бәйләп (бу һөнәрне монда күпләр үзләштергән), мебель комбинатында эшләүчеләр көрәкләр, кәшәкәләр ясап илткәннәр. Тоткыннар үзләренә түләнгән акчадан 45 мең сум җыйган. Аңа приюттагы бүлмә ремонтланган, уенчыклар алынган.
Гомумән алганда, әлеге учреждение һәрвакыт мебель комбинаты белән данлыклы булды. Аның турында сөйләгәндә бераз тарихка күз ташлау зыян итмәс. Колония 1957 елда төзелә башлый. Бер елдан тәүге тоткыннар кабул ителә. Торак зонасы белән беррәттән, мебель комбинатына нигез салына. Бу чорда, сугыштан соңгы караңгы бараклар, подваллар, коммуналкаларга алмашка Хрущевның яңа йортлары калкып чыгу сәбәпле, йорт кирәк-яракларына, яңа мебельгә ихтыяҗ арта. Ил сәнәгате аны канәгатьләндерми башлый, нәкъ шулчакта халык кулланылышы товарларын җитештерү холык төзәтү колонияләренә йөкләтелә.
Шакшадагы мебель комбинаты да шушы максатта төзелә. Биредә ясалган өстәлләр, сервант, шифоньер, диван һәм башкалар халык арасында уңыш казана. Комбинат өч сменада эшли. Колониянең урнашуы бик уңайлы түгел, мебель комбинаты аннан 700 метр читтә урнашкан. Хөкем ителүчеләрне сак астында йөртергә туры килә, бу исә эшне нык катлауландыра.
Бүген, эшсезлек бөтен тармакларга да үтеп кергән бер заманда, холык төзәтү учреждениеләре аеруча авырлык кичерә. Әйтик, әлеге колониядәге комбинат тоткыннарның 30-35 процентын гына эш белән тәэмин итә. Бүген монда күптармаклы җитештерү базасы оештырылган. Анда мебель, агач эшкәртү продукциясе, тротуар плитәсе чыгарыла, автосервислары бар. 2012 елда “Форбс” журналы фаразы буенча биредә җитештерелгән эксклюзив мебель илнең холык төзәтү колонияләрендә ясалган иң яхшы 10 товар исемлегенә кертелгән. Былтыр җи-тештерү күләмнәре 48 миллион сумнан арткан. Республика буенча бу сан 1,2 миллиард сум тәшкил итә.
Әле монда 1017 кеше хөкем җәзасы үтә. Шуларның өчтән бере генә эш белән тәэмин ителгәч, калганнары нишли соң? Колониядә спорт бик югары дәрәҗәгә куелган. Шушында тотылучы Михаил Богдановның чүгәләү буенча Русия рекордлар китабына кертелүе очраклы түгел. Спорт мәйданчыгыннан кеше өзелми, ай саен спартакиадалар үткәрелә. Музыка белән шөгыльләнүчеләр дә күп. Заманында монда җәза срогы үтүче берәү Бөтенрусия “Калина красная” җыр конкурсында катнашкан иде. “ЧК” вокаль-инструменталь ансамбле турында да еш ишетергә туры килде.
— Рәшәткә артында да тормыш кайный, — ди Игорь Вязов. — Өч айга бер туганнары белән озайлы очрашулар була. Ай саен диярлек никахлар теркәлә. Күбрәк хат аша танышалар. Тукландыруга килгәндә, рационда мотлак рәвештә ит, балык, май, сутлар бар. Контингент тыныч бездә, тәртипсезлекләр булганы юк. Әлбәттә, араларында рецидивистлар күп. Тоткыннарның 60-70 проценты өчен төрмә — туган йортлары кебек.
Чыннан да, республиканың иректән мәхрүм итү урыннарында хөкем җәзасын үтеп чыкканнан соң, янә җинаять кылган, ике һәм аннан да күбрәк тапкыр төрмәгә утырган тоткыннар саны — 6100, ягъни бөтен тоткыннарның 55 проценты, ә беренчегә утыручылар — 4966 кеше.
Гомумән, республикада озак еллар дәвамында авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителүчеләр саны арта. Үтерүчеләр һәм бәхетле очрак белән генә үтерми калган —“сәламәтлеккә авыр зыян салучылар” саны бөтен хөкем ителүчеләрнең 40 процентын тәшкил итә. Ел башына республикада кеше гомерен өзгән — 3688, авыр тән җәрәхәтләре ясаган — 567, көчләү һәм сексуаль характердагы гамәлләр кылган 486 кеше хөкем җәзасы үтә.
Аларны туры юлга бастыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышалар. Әйтик, 2008 елда биредә православие гыйбадәтханәсе һәм мәчет ачылган. Болары — кырын эшнең, кеше гомерен кыюның никадәр зур гөнаһ икәнен аңлап, тәүбәгә килүчеләр өчен зур ярдәм. Дин әһелләре вәгазь укый, һәр кешенең күңеленә үтеп керерлек сүзләр табарга тырыша.
Колониядә аттестация үткән 200 һәм үз ирке белән ялланган 64 хезмәткәр эшли. Аларның аеруча явызлык белән кеше гомерен кыйган Богдановка, башка үтерүчеләргә булган яхшы мөгамәләсен күреп шаккаттым. Спорт белән Русия рекорды куяр дәрәҗәдә ныклап шөгыльләнгән, корыч мускуллы, көр гәүдәле үтерүче алты елдан иреккә чыгачак... Аның белән очрашырга Ходай язмасын!
Чыннан да, колониядә булган вакытта “бер хатынны урманга алып кереп көчләгән, аннары үтергән, бераздан кире урап килеп гәүдәсенә ут төрткән бәндәгә ничек кешечә мөнәсәбәт була ала?” — дигән сорау бимазалады. Очрашу ахырында аны бирергә җөрьәт иттем.
— Әйе, кеше үтерү — җитди җинаять. Ләкин алар арасында да төрлесе була. Кешене җәфалап, интектереп, шуннан ләззәт табып үтерүчеләрне, маньякларны берничек тә аклап булмый һәм аларның төрмәдән төзәлеп чыгуына әллә ни ышаныч юк, — диделәр миңа. — Ләкин араларында үз-үзләрен саклау, исән калу өчен яисә ялгышлык белән кемнеңдер гомерен өзүчеләр дә бар. Алар мәңгелеккә тәүбә итеп, иреккә чыгу белән эшкә урнаша, гаилә кора, балалар үстерә. Хезмәт эшчәнлекләрендә зур уңышларга ирешүчеләр байтак. Мәсәлән, безнең учреждениедә җәза срогы үткән ике кеше журналист һөнәрен сайлады. Берсе телевидениедә эшли, без аны зәңгәр экраннарда еш күрәбез...
Төрмә мәктәбен үтеп, үзләренә гомерлек сабак алучылар күбрәк булсын иде дә соң. Ә иң әйбәте, бу мәктәпнең ишеген бөтенләй ачмаска!