+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2016, 02:00

Башкортстанга финанс ярдәме күрсәтеләчәк

Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык итү фонды Туймазы шәһәре һәм районын җылылык белән тәэмин итүне модернизацияләү проектларын гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәме алуга Башкортстаннан дүрт гаризаны тикшерде һәм Русия субъектының дәүләт яисә муниципаль милеккә караучы коммуналь инфраструктура системасын фонд акчасы исәбенә модернизацияләү турындагы гаризаларның финанс ярдәме күрсәтү кагыйдәләре таләпләренә туры килүе турында карар чыгарды.

Туймазы шәһәре территориясендәге беренче проектның гомум бәясе 102,2 миллион сум тәшкил итә, шуның 61,3 миллион сумы – фонд, 20,4 миллион сумы – республика бюджеты, 20,4 миллион сумы проектта катнашучы исәбенә финансланачак.

Шушы ук шәһәрдә икенче проектның гомум бәясе 199,6 миллион сум тәшкил итә, шуның 119,7 миллион сумы – фонд, 39,9 миллион сумы – республика бюджеты, 39,9 миллион сумы проектта катнашучы исәбенә финансланачак.

Туймазы районының Кандра авылы территориясен модернизацияләү проектының гомум бәясе 116,1 миллион сум тәшкил итә, шуның 69,7 миллион сумы – фонд, 23,2 миллион сумы – республика бюджеты, 23,2 миллион сумы проектта катнашучы исәбенә финансланачак.

Серафимовка авылы территориясендә модернизацияләү чаралары үткәрү өчен тотынылган акчаның гомум бәясе 66,5 миллион сум тәшкил итәчәк, шуның 39,9 миллион сумы – фонд, 13,3 миллион сумы – республика бюджеты, 13,3 миллион сумы проектта катнашучы исәбенә финансланачак.

Бу акча казанлыкларны реконструкция­ләүгә һәм алмаштыруга юнәлтеләчәк.
Читайте нас: