+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2016, 02:00

Уфа имтиханны уңышлы тотты!

29 апрельдә Уфа шәһәре хакимиятендә матбугат конференциясе үтте. Хакимият башлыгының беренче урынбасары Салават Хөсәенов 2015-16 елгы ягып җылыту чоры йомгаклары белән таныштырды, 2016-17 елгы кышкы чорга әзерлек турында сөйләде һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.

— Шуны әйтеп үтәсем килә, җылыту чоры уңышлы тәмамланды. Аңа 2015 елның 1 октябрендә старт бирелгән иде. Җылыту чоры 203 көн дәвам итте (узган сезонда — 219 көн), — диде Салават Хөсәенов. — Ресурс белән тәэмин итү корылмалары инженерлык системаларында аварияләр саны 6 процентка кимеде. Җитди аварияләр булмады.

Хакимият башлыгының беренче урынбасары сүзләренә караганда, җылы­лык белән тәэмин итүче пред­приятиеләр ел саен искергән һәм тузган челтәрләрне һәм корылмаларны алмаштыра. 2015-16 елгы җылыту чорына әзерлек вакытында 29 километр җы­лылык челтәре яңартылган. Челтәр­ләргә һәм казанлыкларга капиталь ремонт үткәргәндә инновацион һәм энергия саклаучы материаллар кулланыла, нәтиҗәдә җылылык белән тәэмин итү система­ларының сыйфаты яхшыра, энергияне югалту күрсәткече кими. Җылыту чорында 37 мең гигакалория җылылык энергиясе янга калган, бу акчага әйләндергәндә 6 миллион сум тәшкил итә. Тармак предприятиеләре энергияне саклау корылмалары урнаштыра, күпфатирлы йортларны заманча материаллар кулланып җылыта, пластик тәрәзәләр куя.
Шәһәр юлларын һәм йорт яннарын төзекләндерүгә дә зур әһәмият бирелә. Кышкы чорда шәһәр территориясеннән 2,3 миллион кубометр кар чыгарылган. Кар эретү пунктында 65 мең кубометр кар утильләштерелгән.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурыч арта. 1 апрельгә шәһәр халкының ресурслар белән тәэмин итү предприятиеләре алдындагы бурычы 2 миллиард 228 миллион сум тәшкил итә. Бер ел эчендә халыкның бурычы 421,7 миллион сумга арткан. “ЕРКЦ” предприятиесе акчаны вакытында җыюны арттыру өчен чара күрә.

— Бүгенге көндә, билгеләнгән капиталь һәм агымдагы ремонт планына ярашлы, шәһәр предприятиеләре алдагы ягып җылыту чорына әзерлекне башлады, — ди Салават Хөсәенов.
Читайте нас: